16+

И.Метшин: «Һәрберебез үзенең туган мәктәбен һәм яраткан укытучыларын җылылык һәм рәхмәт хисләре белән искә ала»

Казан Мэры Илсур Метшин укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

И.Метшин: «Һәрберебез үзенең туган мәктәбен һәм яраткан укытучыларын җылылык һәм рәхмәт хисләре белән искә ала»

Казан Мэры Илсур Метшин укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

«Кадерле укытучылар! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне белән чын күңелдән котлыйм!

Бу үзенчәлекле бәйрәм, иң дулкынландыргыч һәм якты бәйрәмнәрнең берсе. Һәркайсыбыз үзенең туган мәктәбен һәм яраткан укытучыларын, игелек һәм яңа белем дәресләрен җылылык һәм рәхмәт хисләре белән искә ала. Сез шәһәрнең чәчәк атуына, аның интеллектуаль потенциалын формалаштыруга һәм балаларга карата зирәклек һәм фидакарьлек, сабырлык һәм ихлас мәхәббәт үрнәге буларак, зур йогынты ясыйсыз.

Үсеп килүче буынның язмышы күп нәрсәдә сездән тора. Көн саен укучыларга җан җылыгызны биреп, сез аларга тормышка юллама тапшырасыз. Гаилә белән бергә сез шәхесне - Казан, республика һәм бөтен илнең киләчәге өчен җаваплылык тоярга тиешле кешене формалаштырасыз.

Вакыт укытучыларга яңадан-яңа таләпләр куя. Бу катлаулы елда сез укытучылар булдыра алмаган бернәрсә дә юк икщнлеген исбатладыгыз. Яшьләр дә һәм тәҗрибәле педагоглар да эшнең принципиаль яңа форматын үзләштерә алды.

Гадәти булмаган шартларга да карамастан, сез БДИның йөз баллы нәтиҗәләре санын арттырдыгыз һәм олимпиадалар нәтиҗәләре буенча Казанның позициясен ышанычлы рәвештә саклап кала алдыгыз. Без сезнең һөнәри осталыгыгызны, фидакарьлегегезне һәм Казан мәгарифе үсешенә зур өлеш кертүегезне югары бәялибез.

Сезгә чын күңелдән иҗади энергия һәм яңа казанышлар телим! Укучылар үзләренең уңышлары белән сөендерсеннәр, һәр көн якты һәм продуктив булсын. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек юлдаш булсын!»- диелә котлауда.

https://www.kzn.ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading