16+

Ислам динен кабул итүебезнең 1100 еллыгына якынлашабыз

Бу атнаның шимбәсендә Болгарда “Изге Болгар җыены” үткәрелә. Лилия Галимованың алхәбәренә караганда, анда 1100 кеше, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Россия Федерациясе Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин да катнаша.

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова республикада шушы атнада булачак сәяси, икътисадый һәм дини вакыйгалар белән таныштырды.

Чаллыда - Кытай заводы

Кытайның Хайер (Haier) корпорациясе Татарстанның Чаллы шәһәрендә 2018 елда завод төзеп, суыткычлар, кер юу машиналары, телевизорлар чыгара башлаган иде инде.
Бу атнада корпорация тагын бер акыллы завод төзелешенә башлангыч бирә. Завод нигезенә капсула салуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм видеоэлемтә аша Кытайның Хайер корпорациясе җитәкчелеге дә катнаша. Яңа заводта җитештерү агымы автоматлаштырылган, биредә көнкүреш техникасы һәм смарт - техника җитештереләчәк,- диде Лилия Галимова.
Яңа заводны киләсе елга сафка бастыру ниятләнелә.

Казанга дин әһелләре җыела

“Казан Экспо” күп функцияле күргәзмәләр үзәгендә татар дин әһелләренең форумы була. Лилия Галимова сөйләгәнчә, Казанга Россиянең барлык төбәкләреннән дә диярлек татар дин әһелләре килә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында хәзерге җәмгыять, мәчетләр эшчәнлеге һәм Россия төбәкләрендәге мәчетләрдә татар телен саклау турында сүз барачак.

Су астында медаль бар

Казанның “Синтез” ватерпол командасы 2020-2021 еллар сезонында Россия чемпионатында ир-атлар командалары арасында җиңү яулады.
— Президент команданы котлый, спортчыларга ТАССРның 100 еллыгы, “Фидакарь хезмәт өчен” медальләре һәм үз исеменнән котлау хатлары тапшыра,- диде Лилия Галимова.

Татарстанда хәзер 249 бассейн файдаланыла, 609 спортчы ватерпол белән шөгыльләнә, шуның 61е хатын-кызлар. “Синтез” клубы өчен 50 метрлы яңа бассейн төзү турында карар кабул ителгән.

Барлык юллар Болгарга илтә

Бу атнаның шимбәсендә Болгарда “Изге Болгар җыены” үткәрелә. Лилия Галимованың алхәбәренә караганда, анда 1100 кеше, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Россия Федерациясе Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин да катнаша.
— Россия Президенты Владимир Путин 2022 елда Болгарстанда ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу датасына әзерлек буенча оештыру эшләрен Марат Шакирҗановичка йөкләде. “Изге Болгар җыены” кысаларында, Марат Хөснуллин рәислегендә олуг датага әзерлек мәсьәләләре карала, - диде Лилия Галимова.

Вакцина метрога җитте
Татарстанда җәмәгать туклануы предприятиеләре иртәнге 6.00 сәгатькә кадәр эшли алачак. Ләкин, моның өчен хезмәткәрләрнең вакцина ясаткан булулары шарт.
— Әгәр хезмәткәрләр рестораннар коллективында иммунитет тудырса, бу персонал һәм кулланучылар өчен дә ышанычлы булачак. Хәзер метро станцияләрендә дә вакцина ясатып була. Республика җитәкчелеге санитар иминлекне көчәйтү максатында, вакцина ясату мөмкинлекләрен халыкка якынайта,- диде Лилия Галимова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading