16+

Кабарда-Балкарда республикабызның индустриаль һәм технопарк эшчәнлекләренең тәҗрибәсен өйрәнәчәкләр

Үткән атна ахырында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кабарда-Балкар республикасына эшлекле сәфәр кылды. Ике төбәк арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Кабарда-Балкарда республикабызның индустриаль һәм технопарк эшчәнлекләренең тәҗрибәсен өйрәнәчәкләр

Үткән атна ахырында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кабарда-Балкар республикасына эшлекле сәфәр кылды. Ике төбәк арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Ике төбәк арасында дуслык җебе күптән сузылган инде, 1998 елда хезмәттәшлек турында килешү имзаланган.

- Әлеге килешү нигезендә төбәкләребезнең эшлекле һәм мәдәни элемтәсен үстерүдә актив эш алып барылды. Әмма аны имзалаганнан соң инде шактый вакыт үтте, шуңа да республикаларыбыз арасындагы хезмәттәшлеккә яңа этәргеч кирәк, дигән карар кабул ителде, - диде Кабарда-Балкар Республикасы башлыгы Юрий Коков.
Кабарда-Балкар республикасы башлыгы, Татарстанны Россиянең иң алдынгы төбәкләренең берсе дип атап, "Алабуга" махсус-икътисади зонасы, индустриаль һәм технопарк эшчәнлекләренең тәҗрибәсен өйрәнәчәкләрен әйтте.

Үз чиратында Кабарда-Балкар республикасының да безнең төбәккә тәкъдим итәрлек әйберләре бар. Әйтик, аларда туризм, ял һәм дәвалану өлкәләре алга киткән.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, ике төбәкнең үзара хезмәттәшлеге ныгый бара. Әйтик, 2013 елда товар әйләнеше 1,4 миллиард сумга җиткән, 2012 ел белән чагыштырганда, 3,7 тапкырга күбрәк. Әлегә Татарстаннан бу төбәккә җиңел машиналар, юу кирәк-ярагы җибәрелсә, якын киләчәктә исемлекне йөк һәм авыл хуҗалыгы техникасы, минераль ашламалар, суыткычлар, ит һәм сөт продукциясе тулыландырырга мөмкин. Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү юнәлешендә дә хезмәттәшлекне кызыклы дип атады Рөстәм Миңнеханов.

Кунак ашы - кара-каршы дигәндәй, Татарстан лидеры Кабарда-Балкар делегациясен үзебездә кабул итеп, тәҗрибә уртаклашырга шат булыр идек, диде. Җитмәсә, бездә медицина зур-зур адымнар белән алга атлый. Республикадагы Югары технологияле медицина үзәге белән медицина стимуляторларының инжиниринг үзәге - зур казанышларыбызның берсе.

- Медицина кардлары әзерләү өчен бу бик яхшы җирлек, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Фото tatarstan.ru сайтыннан алынды

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading