16+

 Кайда гына яшәсәк тә, Татарстанны онытмыйк!

 Россия башкаласында 16 апрельдә “Мәскәү-Татарстан күпере 2022” яшьләр форумы була.

 Кайда гына яшәсәк тә, Татарстанны онытмыйк!

 Россия башкаласында 16 апрельдә “Мәскәү-Татарстан күпере 2022” яшьләр форумы була.

— Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та әлеге форумга барырга җыена. Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге тарафыннан оештырыла бу чара,- дип хәбәр итте матбугат конференциясендә Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова.

Форумның максаты-Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә яшәүче татарстанлыларны туган төбәкләре өчен хезмәттәшлеккә туплау. Лилия Галимова сөйләгәнчә, ел саен форумнарда танылган якташларыбыз чыгыш ясый. Россия Хөкүмәте һәм Мәскәү Хөкүмәте вәкилләре быелгы чарага да киләчәк. 

— Татар яшьләре форумы саналамы ул?- дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән кызыксынып сорау бирдем.
Тәүге очрашу 2015 елда үткәрелде, ул башта татар яшьләре форумы сыйфатында иде. Хәзер инде Татарстан белән уртаклыгы булган 35 яшькә кадәрге төрле милләт кешеләре чакырыла. Россия вице-премьеры Марат Хөснуллинның, Россия төзелеш министры Ирек Фәйзуллинның, Россия Геройларының, Олимпия чемпионнарының һәм башка танылган шәхесләрнең катнашуы көтелә, - дип җавап бирде Лилия Галимова.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов форумга мөнәсәбәтендә, татарстанлыларның кайда гына яшәүләренә карамастан, республика белән һәм үзара элемтәләрен саклауның зур әһәмияткә ия икәнлеген күрсәтә. 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading