16+

Казан Мэры яңа инклюзив ял үзәге турында: «Без бик кирәкле юнәлешкә тотындык»

Татарстанда беренчеләрдән булып оештырылган психик үсешендә катлаулы тайпылышлар булган балалар өчен учреждениедә робототехника, программалаштыру һәм театр сәнгате түгәрәкләре ачылды. Казанда «Әкият» балалар курчак театры базасында ачылган инклюзив ял үзәге «Сәмруг» (әкияти кош) исемен йөртәчәк.

Казан Мэры яңа инклюзив ял үзәге турында: «Без бик кирәкле юнәлешкә тотындык»

Татарстанда беренчеләрдән булып оештырылган психик үсешендә катлаулы тайпылышлар булган балалар өчен учреждениедә робототехника, программалаштыру һәм театр сәнгате түгәрәкләре ачылды. Казанда «Әкият» балалар курчак театры базасында ачылган инклюзив ял үзәге «Сәмруг» (әкияти кош) исемен йөртәчәк.

Бу исемне өчен, берничә вариант арасыннан сайлап алып, социаль челтәрләрдән файдаланучылар тавыш бирде. «Синең файдага» хәйрия фонды ярдәме белән оештырылган 240 кв.м мәйданлы учреждение 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар шөгыльләнү өчен исәпләнгән.

Яңа инклюзив үзәктә Казан Мэры Илсур Метшин һәм Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова булдылар. Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, объектны ачу зур эшнең башы булды. «Үсеш үзенчәлекләре булган балалар өчен спорт учреждениеләрендә шартлар тудырылган булса, мәдәният һәм түгәрәкләр, театр һәм технологияләргә килгәндә, боларның барысын да үстерергә кирәк. Без бик кирәкле юнәлешкә тотындык. Һәм биредә эшне башлап җибәрү, нәтиҗәне күрү мөһим. Бу үзәктә булдырылганнар безнең дөрес юнәлештә хәрәкәт итүебез турында сөйли», – диде шәһәр башлыгы.

«Сәмруг» – бу Казанда гына түгел, ә Татарстанда да менталь тайпылышлары булган балалар өчен беренче инклюзив ял үзәге. Әлегә мондый учреждениеләр бөтен Россия буенча бармак белән генә санарлык. Татарстан башкаласында инклюзив балалар үзәген булдыру идеясе белән «Синең файдага» хәйрия фонды чыкты, ул аутизмлы балалар белән дә Казанда беренчеләрдән булып эшли башлады. Фонд катнашында шәһәрдә 1-нче һәм 97-нче номерлы мәктәпләрдә беренче ресурс сыйныфлары һәм 109-нчы номерлы балалар бакчасында махсус төркемнәр ачылды. Идеяне РФ Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон хуплады. «Әти-әниләрдән бик күп сораулар булды. Илсур Рәис улы, моңа игътибар итүегез өчен рәхмәт. Һәм менә берничә ай эчендә генә дә балаларның уңышлары күренә. Укытучылар сөйләвенчә, бөтенләй диярлек сөйләшмәүче бала булган, һәм хәзер аңарда алга китеш күзәтелә. Балалар биредә ачыла, җайлаша һәм социальләшә», – диде ул. Республиканың Мәдәният министрлыгы үзәккә бушлай бина бирде, ремонт Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ярдәмендә узды.

«Синең файдага» хәйрия фондының башкарма директоры Анастасия Суханова сүзләренчә, үзәкнең бүлмәләрен ремонтлауга бик җитди караганнар. Төсләр гаммасы психологлар белән бергә сайланган. Психикасындагы үзенчәлекләр аркасында менталь тайпылышлар белән балалар игътибарларын бик тиз читкә юнәлтә һәм кәефләре тиз арада үзгәрә, шунлыктан мөмкин кадәр тыныч тоннар сайлап алынды. Интерактив панельне сайлауга аерым игътибар бирелде, чөнки ул билгеле бер төсләр ачыклыгында булырга тиеш.

Хәзер үзәктә 3 түгәрәк эшли: программалаштыру, робототехника һәм театр студиясе. Программалаштыру дәресләрендә балалар дизайн һәм анимация белән шөгыльләнә, ә робототехника түгәрәгендә модельләр конструкциялиләр. Дәресләрне профильле белеме булган укытучы, Юрий Цепков, алып бара, ул үзенчәлекле балалар белән эшләү өчен махсус киредән әзерлек узган. Ул, үзәкнең башка укытучылары кебек үк, үзенең авторлык программасы буенча эшли. Хәзерге вакытта мондый балалар белән эшләү буенча ярдәмлекләр юк, шуңа күрә үзәк белгечләре булган әдәбиятны җайлаштыралар. Укытучының планнарында – үз фәнни басмаларын чыгару.

Казан Мэры педагогтан менталь тайпылышлары булган балалар белән эшләгәндә нәрсә мөһим икәнлеге белән кызыксынды. «Барыннан да элек, кешеләрнең моңа өйрәнергә теләге булырга тиеш һәм, әлбәттә инде, балаларга мәхәббәт. Аннан башка берничек тә булмый, бу бер дә гади генә эш түгел. Әгәр андый кешеләр бар икән, килсеннәр, мин аларны шатланып, үз белгәнемә өйрәтермен», – дип җавап бирде Юрий Цепков.

«Без моның ничек эшләвен күрәбез, нәтиҗәләр барлыгын һәм мондый үзәкләрнең шәһәрнең һәр районында кирәклеген аңлыйбыз. Иң зур проблема – ул укытучылар. Бина табачакбыз, җиһазлар табачакбыз, ләкин үзенчәлекле балалар белән әлеге үзәк белгечләре кебек эшләргә өйрәтү – иң катлаулысы. Бу безнең көн саен шөгыльләнергә тиешле бурыч», – диде шәһәр башлыгы.

Үзәктә тәрбияләнүчеләр Мэрга үз эшләнмәләрен күрсәтте. Укучыларның берсе «Лабиринт» уенын күрсәтте, ул аны өй эше сыйфатында үзе эшләп килгән. «Без әле балаларның рәсем ясарга һәм интерактив әйберләр ясарга өйрәнүләрен телибез, аннары без аларны, мәсәлән, театраль постановкалар вакытында куллана алыр идек. Алар шулай үз көчләрен берләштерә һәм шунда ук үз хезмәтләренең нәтиҗәсен күрә алачак», – дип билгеләп үтте А.Суханова.

Аннары шәһәр башлыгы театр студиясенә керде, анда балалар сәхнә сөйләмен һәм хәрәкәтен, актерлык осталыгын үзләштерә. Яңа елга биредә сәхнә арты зонасы, өстәмә яктылык, тавыш һәм проекция барлыкка киләчәк. Балалар белән педагог Яна Цепкова шөгыльләнә, аңа элегрәк тә менталь тайпылышлары булган балалар белән эшләргә туры килгән. Хәзер балалар бәйрәмгә тамаша әзерлиләр. «Балалар укытучы ярдәмендә барысын да үзләре әзерлиләр, бу «Волшебник Изумрудного города» әкияте булачак. Без, әлбәттә, балаларның шулай тиз ияләшерләр дип көтмәгән идек. Якындагы тамашаны май аенда гына оештыра алырбыз дип уйладык. Әлегә моны нинди форматта уздырачагыбызны белмибез», – дип бүлеште Мэр белән «Синең файдага» фонды директоры.

Сәхнә пандуслар белән җиһазландырылган, инвентарьны саклау өчен махсус тартмалар бар. Шулай ук үзәктә 2 санузел, шуларның берсе мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен җайлаштырылган. Киләсе елда өстәмә түгәрәкләр, Һөнәрчелек остаханәсе ачу планлаштырыла, анда балалар кул эшләре белән шөгыльләнә алачак. Моннан тыш, үзәктә катлаулырак тайпылышлары булган балалар белән дә шөгыльләнә башлаячаклар, ә хәзерге укучыларны зурлар төркеменә күчерәчәкләр.

И.Метшин шулай ук үзенчәлекле балаларның ата-аналары белән аралашты, алар үзәкнең чын бүләк булуын һәм укытучыларның балаларга карата игътибарлы булуын билгеләп үттеләр. Ата-аналар мондый учреждениенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен дә ачылсын иде дигән уртак теләкләрен белдерде.

Казан Мэры, үз чиратында, балаларның ата-аналары өчен махсус укыту сайты булдыру тәкъдиме белән чыкты, анда балаларның үсеше буенча белгечләрнең киңәшләре тупланачак. «Изге күңелле һәм үзенчәлекле балаларның тормышын үзгәртү теләге булган кешеләр саны арта бара. Минем уйлавымча, безнең беренче сынау проектыбыз яхшы башлангыч булып хезмәт итәчәк, ә алга таба шәһәр һәм республиканың барлык районнарына да таралачак», – дип өмет белдерде И.Метшин.

Аны Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова хуплады. «Билгеле бер стандарт булырга тиеш. Бездә андый үзәкләр юк диярлек. Без аларны модель стандарты буларак эшли һәм педагогларны яңадан әзерләүне башлап җибәрә алыр идек», – дип өстәде ул.

Инклюзив үзәктә шулай ук социаль өлкә мәсьәләләре буенча Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова һәм Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закиров та булды.

Казан мэриясе сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading