16+

Казан тагын дөньяны шаулатырга җыена

Татарстан башкаласында 2022 елның 22-28 гыйнварларында Махсус Олимпиада Бөтендөнья кышкы уеннары узачак. Спортчылар тау чаңгысы, тимераякта фигуралы шуу, тимераякта узыш, флорбол, сноуборд һәм снегоступ киеп йөгерү төрләрендә ярышачак.

Казан тагын дөньяны шаулатырга җыена

Татарстан башкаласында 2022 елның 22-28 гыйнварларында Махсус Олимпиада Бөтендөнья кышкы уеннары узачак. Спортчылар тау чаңгысы, тимераякта фигуралы шуу, тимераякта узыш, флорбол, сноуборд һәм снегоступ киеп йөгерү төрләрендә ярышачак.

— Махсус Олимпиада халыкара хәрәкәтенә 1968 елда АКШның Чикаго шәһәрендә нигез салынган. Әлеге спорт чарасы күбрәк социаль эчтәлекле. Анда физик һәм акыл мөмкинлекләре чикле кешеләр көч сынаша. Бәйгеләрдә төрле елларда 190 илдән 6 миллион спортчы катнашкан инде. 2022 елдагы уеннар Россиядә уза, моның өчен Казанның сайлап алынуы зур дәрәҗә. Казан Универсиаданы яхшы итеп оештырудан башлап, 10 ел эчендә халыкара югарылыктагы спорт чаралары үткәрүдә бай тәҗрибә туплады, - диде республиканың спорт министры Владимир Леонов 15 декабрьдә Министрлар Кабинетында узган матбугат конференциясендә.

Россия Федерациясе дә Махсус Олимпиада халыкара хәрәкәтенә кушылган, 2017 елдан Казанда бүлекчә ачылган. Татарстан башкаласына 108 илдән 2 меңгә якын спортчы һәм тренер киләчәге мәгълүм. Россия җыелма командасы составында республика вәкилләре дә була.

Махсус Олимпиада илчеләре итеп танылган спортчылар һәм җәмәгать эшлеклеләре сайланган, болар: Александр Овечкин, Татьяна Навка, Александр Легков, Ксения Соловьева, Алексей Нечаев.

Бу нисбәттән, мин:”Спорт уены илчеләре итеп Данис Зариповны, Алинә Заһитованы һәм башка татарстанлыларны күрсәтү нияте бармы?”-дип сорадым.
— Мәсьәлә уйланыла, татарстанлыларны да спорт илчеләре сыйфатында тәкъдим итәчәкбез, - дип җавап кайтарды Владимир Леонов.

Махсус Олимпиада уеннарына ут Грециянең Афина шәһәрендә алына. Ут эстафетасы Россия төбәкләре һәм Татарстан шәһәрләре буйлап уза. Уеннарны ачу һәм ябу тантанасы “Татнефть-арена” спорт комплексында була.

Волонтерлар туплау башланган инде. Татарстаннан, Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 3 мең волонтер туплана, гаризалар 21 майга кадәр кабул ителә.
Махсус Олимпиада вакытында спортның кышкы төрләре буенча Бөтенроссия спартакиадасы да уза. Шулай ук “Юнифайд спорт”, “Яшь лидерлар саммиты”, “Гаиләләр форумы” чаралары планлаштырылган.

Владимир Леонов әйткәнчә, спорт уеннары барышында санитар таләпләр нык игътибарда тотылачак. Махсус Олимпиадага волонтер булырга заявканы www. sokazan 2022. com сайты аша бирергә була.

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading