16+

Казанда мөселман мәдәнияте яшьләр фестивале уза

Татарстан башкаласына 11 ил, шул исәптән Индонезия, Мисыр, Тунис һәм Бангладеш вәкилләре килде. 26 нчы октябрьдән 30 нчы октябрьгә кадәр Казанда Мөселман мәдәниятенең яшьләр фестивале уза. Катнашу өчен 1,3 меңнән артык кеше гариза биргән, аларның 100 е Казанга 11 илдән килгән, шул исәптән Индонезия, Гамбия, Гыйрак, Казахстан, Пакистан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Мисыр, Тунис һәм Бангладештан.

Фестивальдә катнашучылар өчен махсус программа – театр һәм рәсем сәнгате, хореография, музыка һәм кино буенча мастер-класслар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре белән очрашулар, нетворкинг оештырылган. Фестивальнең кульминациясе гала-концерт булачак, аны әзерләү һәм үткәрү белән чарада катнашучылар шөгыльләнә. 

Гала-концерт 29 нчы октябрьдә Казан дәүләт мәдәният институтының концертлар залында узачак. Керү алдан теркәлү буенча бушлай. Концерт 18:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә ТР Яшьләр министрлыгы матбугат хезмәте. 

Казанда мөселман мәдәнияте яшьләр фестивале «Казан – Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы – 2022» программасы кысаларында уза. 

Казанга Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы статусын бирү турындагы карар Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр форумы идарәсе утырышында кабул ителде. Моңа кадәр Казанга бирелгән статус кысаларында Глобаль яшьләр саммиты узды. Чара 67 илдән 300 кешене берләштерде. Ратушада узган саммитның пленар утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр Мэры Илсур Метшин катнашты, дип яза Казан мэриясе сайты. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading