16+

 Казанда йортларны төзекләндергәндә ишегаллары да читтә калдырылмый

Капиталь ремонт исемлегенә кертелгән барлык эшләр дә тулы күләмдә башкарылачак. Татар халкында «Еламаган балага имезлек каптырмыйлар» дигән әйтем бар. Тормышта урынын һәм вакытын белеп сыкрансаң, нәтиҗәсе дә күренә шул.

 Казанда йортларны төзекләндергәндә ишегаллары да читтә калдырылмый

Капиталь ремонт исемлегенә кертелгән барлык эшләр дә тулы күләмдә башкарылачак. Татар халкында «Еламаган балага имезлек каптырмыйлар» дигән әйтем бар. Тормышта урынын һәм вакытын белеп сыкрансаң, нәтиҗәсе дә күренә шул.

Казан шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин әйткәнчә, башкалада быел капиталь ремонт программасы исемлегенә кимчелекләре булган һәм «Открытая Казань» системасына халыктан «елак» мөрәҗәгатьләр аеруча күп кергән йортлар алынган.

Ремонт эшләре якын көннәрдә башлана, финанслау 2,44 миллиард сумны тәшкил итә. Капиталь төзекләндерү программасы буенча расланган барлык эшләр тулы күләмдә үтәләчәк,- дип ышандырды Искәндәр Гыйниятуллин.

 Мэр Илсур Метшин докладчыга өстәп искәртеп куйганча, капиталь ремонт программасы гамәлгә ашырыла башланганнан бирле Казанда 3596 торак йорт яңартылган. Бу-күп фатирлы торак фондның 62 проценты.
— Казан торакларны капиталь төзекләндерүдә Иде6л буе федераль округында гына түгел, ә Россия күләмендә әйдаман,- диде мэр Илсур Метшин.

Күп фатирлы йортларга капремонт үткәрү программасы 2043 елга кадәрге чорга исәпләнгән. Быел 3 елга исәпләнелгән программа йомгаклана. Өчьеллыкка күп фатирлы 725 йорт кертелгән булган. 2016 елдан башлап федераль үзәктән акча күчерелми. Торак фондны капиталь ремонтлау буенча федераль программаның финанс чыганакларын төзекләндерүләрдә тулысынча файдаландык инде. Хәзер торак йортларны капиталь ремонтлау республика, шәһәр, идарәче компанияләр һәм торак милекчеләренең түләүләре хисабына дәвам иттерелә.

2022 елда капремонт исемлегенә аз катлы 6 йорт та кертелгән. Искәндәр Гыйниятуллин сөйләгәнчә, фатирларга табигый газны һәм сөрем газын тоемлый торган приборлар урнаштырыла. Әлеге приборлар хәбәр салуга, йортка газ килү автомат рәвештә туктый. Казанда газ колонкасы файдаланыла торган 1,5 йорт исәпләнә.
Газ колонкалары безнең өчен четерекле мәсьәлә, чөнки ел саен сөрем газыннан агулану очраклары теркәлә. Үткән елларда 5 йортка газ тоемлый торган приборлар җиһазландырылды,- диде Искәндәр Гыйниятуллин.- 150 йортта лифтлар яңага алмаштырыла.

Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау белән беррәттән, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычындагы “Безнең ишегалды” республика программасы да гамәлгә ашырыла. Казанда гына да ике елда 55 ишегалды яңартылган, был тагын 16 йорт ишегалды төзекләндерелә.
— Финанслау күләме кысаларында чыганаклар кытлыгы күзәтелү ихтимал. Законга үзгәрешләр кертелү ярдәмендә заказчыларга килешү шартларын 25 процент чикләрендә кабаттан карау мөмкинлеге туды,- диде Искәндәр Гыйниятуллин.

Капиталь ремонт эшләрендә чит ил чималлары һәм җиһазлары кулланылмый диярлек. Әгәр кулланылса, аларны үзебездә җитештерелә торган төрләренә алмаштыру проектта башта ук исәпкә алына.

Казан мэры Илсур Метшин сөйләшүгә йомгак ясап, подрядчы оешмаларны сайлап алуга һәм төзекләндерү сыйфатына таләпчән булырга кушты.

Фото: https://kzn.ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading