16+

Казанга РФ Икътисадый үсеш министры Максим Решетников килде

Татарстанга Россия Икътисадый үсеш министры Максим Решетников эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Визиты барышында Максим Решетников «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты кысаларындагы чараларда катнашачак. Саммит кысаларында министр Russian Halal Expo хәләл продукция күргәзмәсендә булачак, шулай ук VII Машина төзелеше кластерының пленар утырышында чыгыш ясаячак.

«Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты Казанда 28-30 июльдә уза. Форумның төп темалары – аңлап куллану, партнерлык финанслары, хәләл индустрия, яшьләр дипломатиясе, медицина, спорт һәм креатив индустрияләр. Саммит «Казан Экспо» күргәзмә үзәге мәйданчыгында оештырылган.

http://president.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading