16+

 Казанның җәйге паркларыннан кайтып та торасы түгел: җыр-бию дә, сый-нигъмәте дә шунда

“Салават күпере” торак комплексындагы парк, Ленин бакчасы, “Әкият” курчак театры янындагы парк быел Казан шәһәренең парклар һәм скверлар дирекциясе карамагына тапшырылды. Май аеннан башлап сентябрьгә кадәр шәһәр паркларында татар телендә “Хәрәкәттә-бәрәкәт” спорт һәм мәдәни чаралар планлаштырылган.

 Казанның җәйге паркларыннан кайтып та торасы түгел: җыр-бию дә, сый-нигъмәте дә шунда

“Салават күпере” торак комплексындагы парк, Ленин бакчасы, “Әкият” курчак театры янындагы парк быел Казан шәһәренең парклар һәм скверлар дирекциясе карамагына тапшырылды. Май аеннан башлап сентябрьгә кадәр шәһәр паркларында татар телендә “Хәрәкәттә-бәрәкәт” спорт һәм мәдәни чаралар планлаштырылган.

— Хәзер безнең карамакта 29 җәмәгатьчелек мохите исәпләнә. Паркларда җәйге чорга зур программа әзерләнде,-дип хәбәр итте Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе вазифасын башкаручы Айгөл Латыйпова “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.

Яңа проектлар да бар, шуның берсе - ”Эт асрый башлаучылар мәктәбе”. “Черек күл” һәм Горки-Әмәт урман паркында кинологлар белән зоопсихологлар лекцияләр үткәрәчәк. Шулай ук, паркларда “Тәпиеңне бир” (“Дай лапу”) акциясе дәвам итә. Һәр кеше үзенә дүртаяклы дус сайларга мөмкин. Бу акция “Казан - ташлап калдырылмаган җәнлекләр шәһәре” проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. “Черек күл” паркында һәр якшәмбедә “Инсайт” психология институты психологлары һәм укытучылары белән ачык очрашулар оештырыла. Үткән очрашуларда 400дән артык кеше катнашкан инде.

Районнардагы кече паркларда “своп” чаралары билгеләнгән. Анда кешеләр үзләренә кирәк булмаган киемнәрне, китапларны, өй үсемлекләрен башкаларга бүләк итә. Шундый чара 8 майда Фучик урамындагы бульварда матур гына узган.

— “Черек күл”дә 10 июльдә тәүге мәртәбә стендап кичәсе үткәрү ниятләнелә. Тәҗрибәле остазлар чыгыш ясау тәртипләренә өйрәтә. “Ак чәчәкләр” бульварында парк стрит-арт фестивале планлаштырылды. Теләге булган кешеләр Казан рәссамнары белән берлектә корылмаларны граффити рәвешендә бизәүдә катнашачак,-диде Айгөл Латыйпова.

Казанлылар һәм кунаклар паркларга Кояш баешын карарга җыелыша ала. Казансу яр буенда, “Казан” гаилә үзәге янында, “Черек күл”дә, Комсомол күле комлыгында Кояш баеган вакытта диджей-сет, музыка-бию, кичке аш чаралары үткәрү уйланылган. Ачык һавадагы кичәләр музыкаль мохит белән берлектә Миллениум күпере астында да оештырылачак. Программага диджей-сет, маркет һәм фудкорт кертелгән.

Май аеннан башлап сентябрьгә кадәр шәһәр паркларында татар телендә “Хәрәкәттә-бәрәкәт” спорт һәм мәдәни чаралар планлаштырылган.

“Казан” гаилә үзәге янындагы мәйданда аена ике мәртәбә автокинотеатр эшли. “Крылья Советов” паркында җәйге “Бию мәйданчыгы” (“Танцплощадка”) гөрли башлады инде. Әлеге паркта бу атнада ачык һавада “Ретро-пәнҗешәмбе” (“Ретро-четверг”) кино сезоны ачыла. Кабан күле ярында йога буенча иртәнге күнегүләр, ә “Казан” гаилә үзәге янындагы мәйданда комбо-күнегүләр башланды. Лядов бакчасында казанлыларны һәм кунакларны июль аенда джаз кичәләре көтә. Горький паркында туңдырма фестивале, ә Горки-Әмәт урман паркында “Гриль-фест” фестиваленнән читтә калмагыз.

Август аенда Кабан күле буенда матур традициягә әверелгән “Милли кием” милли костюмнар бәйрәме була. Кремль яр буенда спорт программасы эшли башлады. Тиздән кинолар күрсәтү һәм Татар китап йорты татар әдәбияты буенча лекцияләр үткәрәчәк.

Айгөл Латыйпова сөйләгәнчә, Горки-Әмәт урман паркында 28 майда казанлылар арасында популярлык яулаган җәмәгатьчелек бакчасы ачыла. Казанлылар җәмәгатьчелек бакчасындагы үзенең түтәлендә чәчәкләр яки яшелчәләр үстерә ала, ә көз җиткәч уңышын җыя. Балалар өчен 2 смена эколагерь туплана. Казансуны үстерү стратегиясе кысаларында, Казансу елгасы яр буйларында җәйге чаралар планы гамәлгә ашырылачак.  
Фотолар: https://kzn.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading