Татарстанда 165 мең кече һәм урта предприятие бар, шулар арасында: 90 мең юридик зат, 73 мең шәхси предприятие һәм 236 мең үзмәшгуль. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында 26 гыйнварда узган матбугат конференциясендә кече һәм урта предприятиеләргә дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чаралары белән таныштырылды.
— Татарстан узган ел 13 илкүләм проектны гамәлгә ашыруда катнашты. Аның составына тагын 49 төбәк проекты да керә. Әлеге чараларга федераль бюджеттан 32,5 миллиард сум һәм республика бюджетыннан 11,2 миллиард сум күчерелде. Илкүләм проектлар ярдәмендә социаль эчтәлекле 228 бина төзелде һәм ремонтланды,- диде республиканың икътисад министрының беренче урынбасары- эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры Айрат Шәмсиев.
“Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм” илкүләм проекты кысаларында, Татарстанда 3 төбәк проекты гамәлгә ашырыла. Республикада узган ел эшкуарларның эшчәнлегенә ярдәм максатында 294,5 миллион сум күчерелгән. 25 яшькә кадәрге яшь эшкуарларга, шулай ук социаль эчтәлектәге эшчәнлек алып баручы эшкуарларга 100-500 мең сум күләмнәрендә грантлар бирелә. Узган ел 47 миллион сумлык 118 грант бирелгән, гомумән, 12,5 мең эшкуар республикадан ярдәм алган. Татарстан эшкуарларына кризиска каршы тору максатларында, федераль бюджеттан 80,8 миллиард сум бирелгән.
— Бу ярдәм чаралары кече һәм урта предприятиеләрнең үсешенә инвестицияләр кертергә, кадрларны саклап калырга һәм яңа эш урыннары булдырырга мөмкинлек тудырды. Республикада хәзер сәнәгать паркларында 1 517 предприятие-резидент исәпләнә, аларда 52 280 кеше эш белән тәэмин ителгән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә, узган ел 4 сәнәгать паркында инженерлык һәм юл инфраструктурасы булдыру өчен 135 миллион сум тотылды, нәтиҗәдә, гамәлдәге 44 резидентның һәм әлеге сәнәгать паркларында эшчәнлек башлаячак кече предприятиеләр өчен уңайлык барлыкка китерелде. Шулай ук, Татарстан Президенты теләктәшлегендә 2023 елда сәнәгать паркларында инженерлык һәм юл инфраструктурасын үстерү өчен республика бюджетында 1,9 миллиард сум тәгаенләнде,- диде Айрат Шәмсиев.
Сәнәгать паркларындагы резидентларга электр өчен түләүдә ярдәм күрсәтелә. Транспорт һәм милек өчен салым ташламалары каралган.
Татарстан Республикасының Эшкуарлыкка ярдәм фонды аша кече һәм урта бизнеска узган ел 777 ташламалы микрозайм бирелгән, бу- 1 миллиард 495 миллион 726 мең сум.
— Эшкуарлыкка ярдәм фондына - “Мой бизнес” үзәгенә 13 мең заявка электрон рәвештә керде, цифрлы технологияләрне кулланып мөрәҗәгать итү һәрьяктан отышлы-ерак юллардан килеп йөрисе түгел. “Мои субсидии” сайты белән даими кызыксынып тору зарур. Эшкуарлар өчен бизнес курслар оештырабыз, товарларын маркетплейсларга урнаштыруда, сертификатлар алуда булышабыз. Әгәр автопредприятие кече һәм урта предприятие товарын ил чигенә кадәр илтүдә катнашса, аңа дәүләттән 500 мең сум түләнә. Еллык лимитта каралган әлеге 500 мең сум акчаны кире дәүләткә кайтарасы түгел,- диде республиканың Эшкуарлыкка ярдәм фонды (“Мой бизнес” үзәге) генераль директоры Айдар Салихов.
Татарстан Республикасының Гарантия фонды директоры Рөстәм Мөхәмәтшин әйткәнчә, узган ел Гарантия фонды эшкуарлар алган 192 кредитка ышанычлы таяныч ягъни поручитель булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар