16+

Көне бар иде. Елы да булды

Яшерен-батырын түгел, соңгы араларда тормышыбыз шатлык-сөенечләргә бик саранланды. Көн тудымы – мең борчу. Шуңа күрәдер инде, Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык Юлламасында киләсе 2021 елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итүен зур сөенеч буларак кабул иттек.

Көне бар иде. Елы да булды

Яшерен-батырын түгел, соңгы араларда тормышыбыз шатлык-сөенечләргә бик саранланды. Көн тудымы – мең борчу. Шуңа күрәдер инде, Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык Юлламасында киләсе 2021 елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итүен зур сөенеч буларак кабул иттек.

Моңарчы туган телнең көне бар иде инде. Ул 21 февральдә дөнья күләмендә билгеләнеп килә. Ләкин елдан-ел күбрәк кыерысытылу, кимсетелүләргә дучар булган туган телне бер генә көн саклап кала алмаганын безнең акыллы җитәкчебез, шөкер, аңлап эш итә. Һәм республикабыз халкы зур ышаныч күрсәтеп, кабаттан сайлангач, беренче эше итеп шул һәркем өчен бик тә мөһим, үтә зарур, кичектермичә хәл итәргә кирәк булган мәсъәләгә иътибарын юнәлткән. Һәркем өчен газиз бу. Һәркемнең дә әнисе һәм ана теле – туган теле бар.

Туган телләргә, без аны татар теле дип кабул итәбез инде, Президентыбызның мөнәсәбәтен аның күптән түгел булган мәкаләсендә дә сизгән идек. Милләтне, телне саклау кирәклеге турында алтын сүзләр ярылып ята иде анда.

Төрле кеше төрлечә кабул итте аны. Кемнәрдер күңелендә зур өмет чаткылары кабызды ул. Ә кайберәүләр Президентның сайлау алды шаукымы гына дигән булды. Һәм менә, ниһаять, алай уйлаучыларның сүзен юкка чыгарып Президент авызыннан бүген шушы тәкъдим ишетелде. Юк икән бит, сайлау алды хикмәте генә түгел икән! Республикабыз рулендә туган телнең зурлыгын, көчен аңлаган үз кешебез икән! Моны белү туган телләребезнең аянычлы хәлен күреп тә ярдәм итә алмаудан йөрәкләре авыртканнар күңелендә дә өмет очкыннары кабызды. Чигенә-чигенә чигенә җиткән, күтәрәмәгә калган туган телгә республикабыз Президенты беренче булып ярдәм кулын үзе суза. Ә безгә бердәм булып аңа кушылырга гына кала.

Бу матур яңалык табигатьнең үзен дә сөендергәгәндер, күрәсең. Бүген болытлы соры яңгырлы салкын көннәрдән соң күктә кояш елмая. Әбиләр чуагы башланды.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading