16+

Конституциягә россиялеләрнең хезмәтен хөрмәт итүгә һәм аларның хокукларын яклауга кагылышлы төзәтмәләр кертеләчәк

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Әхмәтов, хезмәт кешесенең бай яшәргә хакы бар, диде.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Әхмәтов, хезмәт кешесенең бай яшәргә хакы бар, диде.

Конституциянең Төп законына төзәтмәләр кертү хезмәткә хөрмәт белән карауга уңай йогынты ясаячак, хезмәткә түләү тәртибен һәм пенсиянең еллык индексациясен билгеләячәк.

Әхмәтов билгеләп үткәнчә, Россия гаять зур табигый байлыкка ия һәм аның гражданнары бай яшәргә лаеклы. Моның Конституциядә беркетеләчәге бик хуп. Хәзерге вакытта ил икътисады мәгарифне, сәламәтлек саклауны яңартырга, пенсияләрне һәм социаль түләүләрне арттырырга мөмкинлек бирә.

Конституциядә бу таләпләрне дәүләткә өстәмә җаваплылык йөкли һәм шартларга карамастан, хөкүмәт Конституция таләпләрен үтәргә тиеш булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading