16+

Ковид: яңа төр чикләүләр булырмы?

6 февральдән алып Россиядә коронавирус инфекциясе иярткәннәргә карата яңа төр чикләүләр кертелде. Моңа кадәр булган чикләүләргә караганда алар бераз “йомшаграк” дияргә була.

Ковид: яңа төр чикләүләр булырмы?

6 февральдән алып Россиядә коронавирус инфекциясе иярткәннәргә карата яңа төр чикләүләр кертелде. Моңа кадәр булган чикләүләргә караганда алар бераз “йомшаграк” дияргә була.

Яңа кагыйдәләр кемнәргә кагылачак?

 

Яңа төр чикләүләр коронавирус йоктыру очрагы 6 февральдән соң ачыклаучыларга гына каралган. Аңа кадәр тестлары уңай нәтиҗә күрсәткәннәр өчен үзизоляция чоры шулай ук 14 көн кала.

“Больничный” белән нишлисе?
Әгәр дә авыруга “больничный” ачылган икән, аңа табиб шалтыратырга тиеш. Бары табиб кына “больничный”ны озайтыргамы әллә ябаргамы икәнен хәл итә.
“Больничный”ны япкан очракта, поликлиникага барып йөрү таләп ителми. Чөнки 2022 елның 1 гыйнварыннан алып хезмәткә яраксызлык бите электрон форматта теркәленә һәм барлык мәгълүматлар да эш бирүчегә җибәрелә.

Карантин буенча чикләүләр үз көчендә каламы?
Коронавирус йоктырганнар белән элемтәдә булучыларны башка карантинга җибәрмиләр. Омикрон штаммының таралу үзенчәлеген исәпкә алганда, үзизоляцигә җибәрүнең мәгънәсе юк. Ә 5 февральгә кадәр карантинга җибәрелгәннәр өчен карантин бетерелә.

“Больничный”ны япканчы кабат тест бирергә кирәкме?
Әгәр дә сез коронавирус йоктырып, бер атна дәвалангансыз икән, “больничный”ны ПЦР-тест бирмичә генә дә ябачаклар.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading