16+

«Кояш кыздыруына сайлау кайнарлыгы кушылды»

Россия Дәүләт Думасына 18 сентябрьдә узачак сайлауларга КПРФ та зур өметләр баглый.

«Кояш кыздыруына сайлау кайнарлыгы кушылды»

Россия Дәүләт Думасына 18 сентябрьдә узачак сайлауларга КПРФ та зур өметләр баглый.

- Кояш кыздыруына сайлау кайнарлыгы кушылды, җиң сызганып, агитация чараларына керештек. Мин гадәти кандидат кына түгел, Дәүләт Советы депутаты, шунлыктан республикадагы хәлне яхшы беләм. Республикада икътисади хәл тотрыклы, Россия төбәкләре арасында Татарстан бик күп өлкәләрдә әйдаман, - диде матбугат конференциясендә КПРФның Татарстан бүлеге беренче секретаре Хафиз Миргалимов. - Ләкин әле башкарасы эшләр дә шактый. Дәүләт Думасына депутат булып сайланылган очракта, торак-коммуналь түләүләре, хезмәт хак­лары, эшсезлек, пенсия мәсьәләләрен күтәрәчәкбез. Социаль пенсия 6 мең сум - бу бик аз.

Матбугат конференциясендә катнашкан Россия Дәүләт Думасы депутаты Виктор Пешков парламентта партияләр фракцияләренең илкүләм әһәмиятле законнарны кабул иткәндә бердәм булуларын әйтте.

- Россиягә Кырымның кушылуы, ил сәнәгатен үстерү турындагы законнар бертавыштан кабул ителде. Казанга җыелышларга килгәндә, шәһәрнең тышкы күренешен карап кына канәгатьләнә идем. Идел буе бер мандатлы сайлау округыннан кандидат итеп куелгач, инде ишегалларына да керәм. Казанда ишегалларын комплекслы төзекләндерү буенча колачлы эшләр башкарыла, бу әйбәт мисал, - диде Виктор Пешков.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading