16+

Кремль хәбәре: спорт, хезмәттәшлек һәм затсызлыкка мөнәсәбәт

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова 7 апрельдә Хөкүмәт йортында бу атнага билгеләнгән рәсми чаралар белән таныштырды, ахырда журналистлар сорауларына җаваплар бирде.

Кремль хәбәре: спорт, хезмәттәшлек һәм затсызлыкка мөнәсәбәт

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова 7 апрельдә Хөкүмәт йортында бу атнага билгеләнгән рәсми чаралар белән таныштырды, ахырда журналистлар сорауларына җаваплар бирде.

Волейбол чемпионаты

 Россиядә 2022 елда 26 августтан 11 сентябрьгә кадәр Волейбол буенча дөнья чемпионаты була. Уеннар илебезнең 10 шәһәрендә уза, 24 ил командасы көч сынашачак.
Казанда да 6 уен үткәрелә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге оештыру комитеты утырышында спорт чарасына әзерлек мәсьәләләре карала. Татарстанның да “Зенит” белән “Динамо-Ак Барс” волейбол командалары бар. Волейбол буенча дөнья чемпионаты матчларын Казанда “Баскет-холл” һәм “Санкт-Петербург” спорт сарайларында карап булачак, 500 мең тамашачы килер дип уйланыла, - диде Лилия Галимова.

 Венчур форумы

Казанда 7-8 апрельләрдә XV нче Россия венчур форумы эшли. Әлеге чарада Россия, АКШ, Кытай һәм башка илләрдән 200 эксперт катнаша. Форум венчур капиталы базары, Россиядә венчур ягъни теге яки бу проектка тәвәккәлләп акча кертүчеләр бизнесын дәүләт көйләве, финанс эшчәнлеген цифрлаштыру турында сөйләшүгә һәм тәҗрибә уртаклашуга корылган. Шулай ук “Казан Экспо” мәйданында технологияләр күргәзмәсе дә оештырыла.

“Татнефть”нең бәхетенә күз тимәсен

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу атнада Гыйрак Республикасының нефть министрын кабул итә. Лилия Галимова сөйләгәнчә, “Татнефть” җәмгыяте Гыйракта 1995 елда үз эшчәнлеген башлаган, ләкин, кайбер проектлар тукталып калган.
— Очрашуда нефть эшкәртү өлкәсендә эшчәнлекне дәвам итү, Гыйракка “КамАЗ” машиналары, вертолетлар җибәрү, шулай ук, авыл хуҗалыгы һәм туристлык тармакларында хезмәттәшлек җәелдерү турында килешенәчәк, - диде Лилия Галимова.

Мәгълүм булганча, “Татнефть” җәмгыяте Гыйракка шактый зур инвестицияләр керткән иде. АКШ әлеге илгә һөҗүм иткәннән соң, республика компаниясенең Гыйракта нефть  чыгару һәм эшкәртүдәге планнары куркыныч астында калды. Шөкер, кертелгән капиталга кабаттан җан кайтырга охшаган.

 Ахырзаман галәмәте

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге Дубай шәһәре кунакханәсендә 40 кыз шәп-шәрә килеш фотосессиядә катнашкан. Алар Россия, Украина, Белоруссия, Молдавия һәм башка илләр чибәркәйләре булган. Бер төркем кызлар шәрә килеш кунакханә балконына ук чыгып баскан. Моның өчен кызларга 5 мең дирхам (100 мең сум) штраф яный, ә 12 кыз җирле полиция тарафыннан кулга алынган. Россиянең Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге Генераль консуллыгы хәбәренә караганда, кулга алынганнар арасында Россия кызлары юк.
 Гыйрак белән туристлык хезмәттәшлеге турында да сөйләшү була, дигәннән, мин түбәндәге сорауны бирдем.
—Мөселман-гарәп илләренә туристлык сәяхәтләренә барачак Татарстан кызларына нинди киңәш бирерсез?
—Чит илләргә чыкканда алардагы кануннарны һәм кагыйдәләрне бозмаска кирәк. Мөселман-гарәп илләрендә шәригать кануннарына аеруча сак булу зарур. Дубайдагы фотосессия, әлбәттә инде, әдәпсезлек һәм әхлаксызлык мисалы, - дип, үзенең фикерен әйтте Лилия Галимова.

Фото архивтан

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading