Татарстан Рәисе форумны Казанда ел саен үткәрү тәкъдиме дә кертте.
— Без әлеге чараны ел саен бу мәйданчыкта үткәрергә телибез. Һәм без киләсе елда яңа дата тәкъдим итәбез. Бу 2024 елның 14-15 ноябре. Кытай партнерларыбызны Казанда икенче Россия-Кытай форумында түземсезлек белән көтәбез,-диде ул.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Чжэньвэй” халыкара күргәзмә корпорациясе җитәкчелеге белән очрашты. Алар “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә “РОСТКИ” форумы кысаларында , Татарстан белән Кытай күргәзмә мәйданчыклары арасында хезмәттәшлек һәм тәҗрибә уртаклашу турында фикер алышты.
“РОСТКИ” форумы кысаларында Россия һәм Кытай яшьләре фестивале дә бара. Студент-яшьләр рус, кытай, татар җырларын башкара, викториналарда көч сынаша һәм кытай теленнән дәресләр дә ала. Кытай халкы үзенең исем-фамилиясен кызыл төстәге кара белән бер вакытта да язмый икән. Кытайлар инануынча, исемне кызыл төс белән язу үлемне якынайта, имеш. Безгә әле хезмәттәшлекне үстерәсе дә үстерәсе, шунлыктан, кызыл кара ерактарак торсын.
Комментарийлар