16+

Министрлар: кемнәр күпме акча эшләгән?

“Министр хатыны булдыңмы әллә?” – дигән сүзне халыкта еш ишетергә туры килә. Гадәттә моны эшләргә теләмәгән хатын-кызларга әйтәләр. Республика Министрлар Кабинеты әгъзаларының 2021 ел декларацияләренә караганда, министрларның хатыннары әйбәт эшли.

Министрлар: кемнәр күпме акча эшләгән?

“Министр хатыны булдыңмы әллә?” – дигән сүзне халыкта еш ишетергә туры килә. Гадәттә моны эшләргә теләмәгән хатын-кызларга әйтәләр. Республика Министрлар Кабинеты әгъзаларының 2021 ел декларацияләренә караганда, министрларның хатыннары әйбәт эшли.

Бу хәтта республика Президентына да кагыла. Узган ел Гөлсинә һәм Рөстәм Миңнехановлар 175,3 млн сум акча эшләгән. Бу сумманың 8,6 млн сумы гына республика җитәкчесенеке. Гаиләдә төп акча китерүче – Гөлсинә ханым. Аның 1776 һәм 415, 363 квадрат метр мәйданлы өч җир кишәрлеге, 110 һәм 263 квадрат метрлы йортлары, 174,6 квадрат метрлы фатиры бар. Ә Рөстәм Миңнехановның торагы бөтенләй дә юк икән.

Премьер-министр Алексей Песошин да Президент хәлендәрәк: аның исеменә бер торак та теркәлмәгән. Премьерның бары моторлы көймәсе генә бар. Ә менә хатыны исемендә 108,3 квадрат метрлы фатиры, өч җир кишәрлеге, 580 квадрат метрлы йорты исәпләнә. Гаилә кереме узган ел 8,3 млн сум тәшкил иткән.

Министрлар арасында иң бае – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек өлкәсен җитәкләүче Марат Җаббаров. Гаилә кереме 193,2 млн сум тәшкил иткән. Ә хатыны Президент хатыныннан да уңганрак булып чыккан. Гаиләдәге акчаның төп өлеше, төгәлрәге 181,6 млн сумын Марат әфәнденең хәләл җефете эшләгән.

Татарстанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы җитәкчесе Фәнил Әһлиуллин йортын һәм фатирын саткан. Шуның хисабына Әһлиуллиннар 23,9 млн сумга баеган. 

Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин министрлар арасында керем буенча беренче өчлеккә кергән. 2021 елда Хәйруллиннар гаиләсе кереме 20 млн сум тәшкил иткән.

Татарстанның баш табибы Марат Садыйков һәм аның тормыш иптәше гаилә бюджетын 12,9 млн сумга арттырган. 

Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина кереме 11,4 млн сум тәшкил иткән. Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Александр Груничев – 10,3 млн, Архив эшләре буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова – 9,8 млн, Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов – 9,6 млн сум, ә яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов аңардан 100 мең сумга гына азрак акча эшләгән.

Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров декларациядә керемен 8,4 млн сум күрсәткән. Ә икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хатыны белән 8 млн сум, инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина 7,6 млн сум, финанс министры Радик Гайзатуллин 7,4 млн сум, транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов 6,8 млн сум күләмендә акча эшләгән. Мәдәният министры Ирада Әюпова узган ел 266 квадрат метрлы йорт сатып алган һәм 5,4 млн сумга баеган.

Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов 5,2 млн сум, экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков 4,9 млн сум, хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова 4,7 млн сум, спорт министры Владимир Леонов белән төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсен җитәкләүче Марат Айзатуллин 4,4әр млн сум, ә мәгариф министры Илсур Һадиуллин алардан бер йөз меңгә азрак кереме булуын белдергән. 

Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин гаиләсенең кереме – 4,2 млн сум. Ә “Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәевнең – 3,9 млн, Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдиновның – 3,7 млн, дәүләт сатып алулары буенча комитет җитәкчесе Руслан Сабировның 3,4 млн сум булган.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Минеке 180000!!аллага шокер !

    Мөһим

    loading