16+

Мөхәммәтшин Казахстанда чуалышларда һәлак булганнарның туганнары кайгысын уртаклашты

10 гыйнварда Казахстанда республикада чуалышлар нәтиҗәсендә һәлак булучылар белән бәйле гомуммилли матәм көне игълан ителде. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстанда фаҗигале вакыйгалар нәтиҗәсендә һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

ТР Дәүләт Советы башлыгы телеграмманы Казахстан Республикасы Парламенты Сенаты Рәисе Маулен Ашимбаевка һәм Казахстан Парламентының Мәҗлесе рәисе Нурлан Нигъмәтуллинга җибәрде.

«Казахстан яңалыкларын зур үкенеч белән күзәтәбез. Кораллы бәрелешләр нәтиҗәсендә Казахстан Оборона министрлыгы хәрби хезмәткәрләре, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, гади гражданнар һәлак була. Эчке сәяси хәлне оператив тотрыкландыруга өметләнәбез. Һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының көчле булуын, зыян күрүчеләрнең тизрәк сәламәтләнүен телибез. Казахстанда яшәүчеләргә тынычлык телибез», диелгән телеграммада.

Моннан тыш, Татарстан парламентарийлары исеменнән Дәүләт Советы депутатлары Айрат Зарипов һәм Римма Ратникова Казахстан халкының кайгысын уртаклашты. «Бу фаҗигале көннәрдә һәлак булган кешеләрнең барлык туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Көч һәм батырлык сезгә!» — дип язган алар Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгында кайгы уртаклашу китабында.

10 гыйнварда Казахстанда республикада чуалышлар нәтиҗәсендә һәлак булучылар белән бәйле гомуммилли матәм көне игълан ителде.

Бүген илләрнең — Күмәк иминлек турындагы килешү оешмасы әгъзаларының чираттан тыш утырышы булды. Анда Күмәк иминлек турындагы килешү оешмасының тынычлык урнаштыру контингенты Казахстанда вәзгыятьне тотрыкландыруга кадәр булачак, ә аннары республикадан чыгарылачак, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин.

Чыганакhttps://tatar-inform.tatar/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading