16+

Мөхәммәтшин: Татарстан Думага сайлаулар алдыннан «Бердәм Россия» праймеризына әзер

 Татарстанда яңа чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлауларда алдан тавыш бирү башлануга барысы да әзер. Праймериз максималь рәвештә ачык һәм көндәшлеккә сәләтле булачак. «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шул хакта хәбәр итте.

Тавыш бирү 24 майдан 30 майга кадәр электрон формада узачак, сайлаучыларны раслау Дәүләт хезмәтләре порталы аша башкарылачак.
«Безнең өчен 2021 ел сайлау кампаниясенең нәтиҗәләре мөһим, чөнки Татарстан Дәүләт Думасында “Бердәм Россия" сәяси партиясеннән дә, тулаем республикадан да вәкиллекне саклап калырга ниятли», — диде Фәрит Мөхәммәтшин. 

Ул хәзерге вакытта Россия парламентының түбән палатасында алты партия округы һәм партия исемлекләре буенча Татарстаннан сайланган 15 депутат эшләвен искәртте.

Тавыш бирү 24 майдан 30 майга кадәр электрон формада узачак, сайлаучыларны раслау Дәүләт хезмәтләре порталы аша башкарылачак. 

https://tatar-inform.tatar/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading