16+

Президентыбыз «яшерелгән» акчаларның кая киткәнлеген сизенгән

Казан Ратушасында 24 февральдә шәһәр Думасының V нче сессиясе булды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Президентыбыз «яшерелгән» акчаларның кая киткәнлеген сизенгән

Казан Ратушасында 24 февральдә шәһәр Думасының V нче сессиясе булды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Мэр сөйләде

Башкала мэры Илсур Метшин “2020 елга-20 максат” омтылышында башкарылган эшчәнлеккә йомгак ясады. Җиңүнең-75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Казанда узган ел күпсанлы чаралар оештырылды.
— Казанга-Хезмәт даны шәһәре исеме бирелде. Россиядә һәм чит илләрдән 2,4 миллион кеше шәһәребезне яклап тавыш җибәрде. 70 сугыш ветеранының фатирына ремонт ясалды, - дип әйтеп үтте мэр Илсур Метшин.

Татарстанда 2021 ел-Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. Мэр Илсур Метшин докладында әйтелгәнчә, Казанда 115 милләт вәкиле яши. Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Республикасының Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев башлангычындагы “Адымнар” полилингваль мәктәпләре телләрне өйрәнүгә мөмкинлек тудырачак.

Казанда узган ел билгеләнгән планнар үтәлгән. Мэр Илсур Метшин 2021 елда башкарылачак  эшләргә дә тукталды. Быел 8 балалар бакчасы һәм 2 мәктәп төзү бурычы тора. Казан елга порты, тимер юл вокзалы территорияләре, Иске-Татар бистәсе территорияләре үстереләчәк. Иделдән башлап Голубое күленә кадәр аралыкта Казансу табигый парк итеп төзекләндерелә.

Юллар төзелешенә һәм ишегаллары юларын төзекләндерүгә быел янә 10 миллиард сум тотылачак. Вознесенское трактын төзү башлана, ул Мамадыш трактын бушатыр, дип өметләнелә. Горький шоссесына янәшә рәвештә Несмелов урамы юлы төзелеше дәвам итә.

 Президент әйтте

Татарстан икътисады узган ел, коронавирус сәбәбендә, 45 миллиард сум табыш алып җиткермәгән.
Бу безнең өчен зур югалту. Татарстанның эчке тулаем продукты 3 процентка кимеде. Республикага ярдәмнәре өчен Россия Президентына һәм Хөкүмәтенә рәхмәт! - диде Рөстәм Миңнеханов.- Гомүмән, 2020 ел-сынаулар елы булды, COVID беркая да китмәде, шунлыктан, санитар таләпләрне үтәү зарур.
 Уңышларны да билгеләп үтте Татарстан Президенты.
—Республиканың авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре узган ел 5,5 миллион тонна ашлык җыеп алды. Казанда 15 мәйданда ярминкәләр оештырыла. Арзанрак бәядән сыйфатлы продукция сатканнары өчен авыл хезмәтчәннәренә рәхмәт!-дип дәвам итте сүзен Рөстәм Миңнеханов.- 67 мең казанлы яшәү минимумыннан да түбәнрәк хезмәт хакы ала. Казандагы 241 предприятиедә хезмәт хаклары яшәү минимумыннан азрак итеп түләнелә. Аларда хезмәт хакын конвертта бирәләрдер, бәлки. Моны ачыкларга кирәк.

Казанда узган ел сабыйлар аннан алдагы ел белән чагыштырганда 750 балага азрак туган. Башкалада 881 бала өйдән торып кына белем ала икән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу күрсәткечләргә канәгатьсезлеген белдерде. “Өйдән торып укуның нәрсә икәнлеген беләбез инде”,-диде.
Казанда татар балаларының 19 проценты гына милли телдә белем ала, 4 ел элек кенә дә бу күрсәткеч 26 процент иде әле. Мәсьәләгә игътибарны көчәйтү, полилингваль мәктәпләрне актив файдаланырга кирәк,-диде Президент Рөстәм Миңнеханов.

Казанда 2022 елның гыйнварында Махсус Олимпиада кышкы уенннары үткәреләчәк. Махсус Олимпиада физик мөмкинлекләре чикле һәм акыл үсешләре җитлекмәгән балаларга карата мөнәсәбәтне яхшыртыр, дип өметләнә республика әйдаманы.

Башкалада транспорт бөкеләрен бетерүнең бер чишелеше рәвешендә - Лаеш, Биектау районнарында икътисад мәйданчыклары төзү, ягъни, эш урыннары булдыру зарурлыгын искәртте Президент. Юллар төзелеше турында сүз кузгалгач, Мәскәү-Казан М-12 трассасы төзелеше проектын гамәлгә ашыру Татарстан һәм аның башкаласы үсешенә уңай йогынты ясаячагын да әйтте ул.
— Юллар төзелешләре буенча зур планнар бар. М-12 яңа автомагистрале-бик зур проект, аны без 2024 елга төзеп бетерергә тиеш. Бу федераль проект республикага күп уңайлыклар тудырачак,- диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент эчке туристлыкны үстерүнең мөһимлеген искәртте. “Без үз илебездән башка бер илгә дә кирәк түгел. Акчаң булганда син кирәкле кунак, акчаң булмаса, медицина учреждениесенә дә керә алмыйсың”,- дип аңлатма да биреп узды Рөстәм Миңнеханов.
 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яшьләр белән эшләүне дә игътибардан ычкындырмаска чакырды.
— 2021 ел икътисадны ныгыту елы булсын. Вакцина кадатыгыз, авырмагыз! - дип тәмамлады үзенең фикерләрен Президент Рөстәм Миңнеханов.
 
Фотолар: http://kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бермэ бер азык толек кыйбат э хезмэт хакын бердэ арттырмыйлар ничек яшэргэ сон халык ка

    Мөһим

    loading
    2
    X