16+

Районнар җитәкчеләре «рубль»гә генә канәгать түгел

Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә, шулай ук депутатларга «Цифрлы финанс активлары, цифрлы валюта һәм Россия Федерациясенең башка закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы 259 нчы федераль законны яттан белергә кирәк булачак.

Районнар җитәкчеләре «рубль»гә генә канәгать түгел

Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә, шулай ук депутатларга «Цифрлы финанс активлары, цифрлы валюта һәм Россия Федерациясенең башка закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы 259 нчы федераль законны яттан белергә кирәк булачак.

Цифрлы валюта

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә кисәтелде бу хакта.
Россиядә 2020 елга кадәр цифрлы валюталарга кагылышлы закон юк иде. 2021 елның 1 гыйнварыннан 259 нчы федераль закон гамәлгә куелды, - диде Казан федераль университетының икътисад һәм финанс кафедрасы доценты Игорь Кох.

Россиядә цифрлы валюта (криптовалюта) кулланырга, алыш-биреш ясарга ярый. Ләкин, Игорь Кох аңлатканча, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә цифрлы валюта белән эш йөртү закон нигезендә тыела. Товарга, эшкә һәм хезмәт күрсәтүгә цифрлы валюта белән түләү алырга ярамый.
— Цифрлы валюта белән эшчәнлек, гадәттә, аноним ягъни аны башкаручылар күренми. Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр аноним финанс эшчәнлеге алып барырга тиеш түгел,-дип искәртте Игорь Кох.

Россиядә дә цифрлы валюта чыгарылу ихтимал
Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең баш киңәшчесе Александр Лохотской чыгышларны дәвам итеп сөйләгәнчә, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, шулай ук дәүләт хезмәтенә урнашырга җыенучылар үзенең, хатынының яки баласы исемендә цифрлы валюта бармы-юкмы икәнлеген күрсәтергә тиеш.
— Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катгый таләп итеп куйганча, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең финанс эшчәнлекләре ачык булырга тиеш. Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә цифрлы валюта һәм чит илнең криптовалютасы тоту тыела. Цифрлы валюта милек булып санала,- диде Александр Лохотской.

 “Болыт”тагы акча яшен яшнәтә

Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең баш киңәшчесе Салават Рәхимов сүзләренә караганда, республикада быелның беренче кварталында ришвәтчелеккә бәйле законсыз эшләре өчен 52 җитәкче административ җавапка тартылган.
— Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең мөлкәтендә чит илләр финанс акцияләре булырга тиеш түгел. Тикшерү барышында Әгерҗе, Арча, Балык Бистәсе, Түбән Кама, Балтач, Чүпрәле, Чистай районнарында муниципаль хезмәткәрләрнең һәм район депутатларының кайберләренең АКШ, Швейцария, Израиль һәм Бөекбритания банкларының акцияләренә ия булганлыклары ачыкланды. Чаллы шәһәрендә бер муниципаль хезмәткәрнең Испания банкында акчалары саклануы билгеле булды, - диде Салават Рәхимов.

Александр Лохотской:”Технологияләрне астыртын рәвештә үзмаксатларда файдаланырга омтылучылар бар. Дәүләт хезмәткәрләренең законны бозып, цифрлы финанс активлары һәм цифрлы валюталар белән эш йөртүләрен ачыклау дәвам итәчәк. Андыйларга сорау каты куелачак,-дип кисәтте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading