16+

Рөстәм Миңнеханов: «Бүләкләрегез яңа уңышларга һәм казанышларга этәргеч булсын»

Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов: «Бүләкләрегез яңа уңышларга һәм казанышларга этәргеч булсын»

Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Яңа ел алдыннан аеруча зур уңышларга ирешкән гражданнарга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру инде күркәм традициягә әверелде. «Барыннан да элек, бүген бу залда булган хәрбиләрне – хәрби бурычларын батырларча үтәүче махсус хәрби операциядә катнашучыларны сәламлисем килә һәм аларга батырлыклары, каһарманлыклары, ныклыклары өчен рәхмәт белдерәсем килә», - дип ассызыклады ТР Рәисе.

Ул искәрткәнчә, киләсе елда Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 80 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. «Безнең алда шулай ук республикада һәм илдә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы кысаларында чаралар уздыру буенча мөһим бурычлар тора, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Кызганычка каршы, фашизмны җиңгәннән соң күпме еллар узгач, бу куркыныч идеология яңадан торгызылырга омтыла. Без дошманнарыбызның гражданнар объектларына һөҗүм итеп, тыныч халыкны куркыныч астына куеп, сугыш алып баруның террорчылык алымнарын куллануын күрәбез. Һәм без мондый һөҗүмнәрнең максатларын бик яхшы аңлыйбыз. Безне куркытырга, паника тудырырга, эчтән хәлсезләндерергә тырышуларга җәмгыятьнең тупланганлыгы һәм бердәмлеге белән җавап бирәбез".

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга күрсәткән батырлыклары өчен, шулай ук республикага һәм халыкка шимбә һөҗүмнәре уңаеннан ярдәм күрсәткәннәрнең барысына да рәхмәт белдерде. "Безне сындырып булмый. Җиңү безнең якта булачак!",- диде ул залдагы алкышлар астында.

Узып баручы елда республика алга таба үсешен дәвам итте. Татарстанда гражданнарыбызның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән колачлы инвестицион, илкүләм проектлар һәм республика программалары уңышлы гамәлгә ашырыла. Быел гына да 3700 социаль һәм инженерлык инфраструктурасы объекты төзелде һәм ремонтланды. Төбәк барлык социаль йөкләмәләрне үти.

Республикада Россия Федерациясе Президентын һәм җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау буенча иҗтимагый-сәяси кампанияләр югары дәрәҗәдә уздырылды. "Быел Казанда узган эре халыкара чараларның якты мизгелләре барыбызга да истә калачак, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. - Бу "Киләчәк уеннары", БРИКС илләренең спорт уеннары, иң мөһим вакыйга – БРИКСның уналтынчы саммиты. Бу вакыйгалар вакытында Татарстан, күп милләтле халкыбызның кунакчыллыгын һәм ачык күңеллелеген күрсәтеп, бөтен дөньяның игътибар һәм җәлеп итү үзәге булды».

«Без республикабызга һәрвакыт ярдәм иткәннәре өчен Россия Президенты, илкүләм лидерыбыз Владимир Владимирович Путинга, шулай ук ил Хөкүмәтенә рәхмәтле», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул иҗади һәм тырыш хезмәтләре белән Россия Федерациясенең һәм Татарстанның социаль-икътисадый үсешенә өлеш кертүчеләргә - республика оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләренә, медицина хезмәткәрләренә һәм укытучыларга, авыл һәм урман хуҗалыгы, транспорт хезмәткәрләренә, төзүчеләргә, мәдәният өлкәсе, хокук саклау органнары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләренә ихлас рәхмәтен белдерде. "Сезнең һөнәри осталыгыгыз һәм күпьеллык хезмәтегез иң югары бәягә лаек. Бүләкләрегез яңа уңышларга һәм казанышларга этәргеч булсын", - диде ул, бүләкләнүчеләргә мөрәҗәгать итеп.
Россиядә игълан ителгән Гаилә елы гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга зур йогынты ясады. Аның кысаларында Татарстанда меңнән артык чара уздырылган. "Республикабызда күп балалы гаиләләрнең елдан-ел арта баруы сөендерә. Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә 10 ел эчендә аларның саны ике тапкырдан артыкка - 24,4 меңнән 50,2 мең гаиләгә кадәр арткан. Бу залда Россия Федерациясенең Дәүләт бүләге – «Ата-ана Даны» ордены медале һәм Татарстан Республикасының Дәүләт бүләге - «Ата-ана батырлыгы» медале белән бүләкләнгән күп балалы ата-аналарны аеруча җылы сәламлим. Сез - безнең горурлыгыбыз һәм үрнәгебез!",- диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанда игълан ителгән Фәнни-технологик үсеш елы кысаларындагы чаралар да уңышлы узды. Бүген республикада профильле илкүләм һәм федераль проектлар кысаларында төзелгән күп санлы алдынгы фәнни-инновацион инфраструктура объектлары уңышлы эшләп килә.

"Безнең алты югары уку йортыбыз - «Приоритет – 2030» программасында катнашучылар - уку һәм фәнни-тикшеренү процессларының матди-техник базасын колачлы модернизацияләүне гамәлгә ашыралар. Төп казаныш, һичшиксез, республиканың фәнни-мәгариф җәмәгатьчелеге вәкилләренә карый, алар да югары бүләкләргә лаек булды», - диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов барысын да якынлашып килүче Яңа 2025 ел белән котлады һәм ныклы сәламәтлек, һөнәри эшчәнлектә яңа уңышлар теләде.

Аннары бүләкләү тантанасы булды. III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән Казанның «Уникс баскетбол клубы» иҗтимагый оешмасы президенты - генераль директоры Евгений Борисович Богачев бүләкләнде.

«Ата-ана Даны» ордены медальләренә биш бала тәрбияләүче Абрамовлар гаиләсе (Ютазы районы), дүрт бала тәрбияләүче Гыйниятовлар гаиләсе (Яшел Үзән районы), Мөслим авылыннан Хәбибуллиннар гаиләсе (дүрт бала тәрбияләүче) лаек булды.

«Ата-ана батырлыгы» медале белән 12 баланың ата-анасы - Муллануровлар гаиләсе (Чаллы) бүләкләнде.

Бүләкләр Татарстаннан МХОдә катнашучыларга тапшырылды. 430 нчы мотоукчылар полкының 5 нче мотоукчылар ротасы командирының хәрби-сәяси эш буенча урынбасары капитан Александр Ионов билгеләп үткәнчә, мондый бүләк фашизмга каршы дәвам иткән көрәштә күбрәк көч бирәчәк.

"Мондый югары бүләк махсус хәрби операциянең барлык бурычларын үтәү өчен көч бирәчәк. Без Ватаныбызга хезмәт итәбез. Дошман тар-мар ителәчәк, җиңү безнең якта булачак», - дип белдерде Александр Ионов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading