16+

Рөстәм Миңнеханов: «Миллионлаган кеше ирекле төстә үз ихтыярын белдерде»

Донецк Халык Республикасының, Луганск Халык Республикасының, Запорожье өлкәсенең һәм Херсон өлкәсенең Россия Федерациясе белән яңадан кушылуы көне уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгате.

Рөстәм Миңнеханов:  «Миллионлаган кеше ирекле төстә үз ихтыярын белдерде»

Донецк Халык Республикасының, Луганск Халык Республикасының, Запорожье өлкәсенең һәм Херсон өлкәсенең Россия Федерациясе белән яңадан кушылуы көне уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгате.

Кадерле татарстанлылар! 
2022 елның 30 сентябрендә Кремльнең Зур сараенда хәзерге Россиянең  тарихи елъязмасында яңа сәхифәне ачкан гаять әһәмиятле вакыйга булды – илебез составына 4 яңа субъект кабул итү турындагы шартнамәләргә кул куелды. 
Бу вакыйга алдыннан миллионлаган кеше ирекле төстә үз ихтыярын белдерде, Донецк Халык Республикасында, Луганск Халык Республикасында, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә яшәүчеләр алдагы  тормышларын Россия белән бергә төзүне хуплап чыкты. 
Тарихи Ватаннары – Россия белән бергәлек юлын сайлап, алар тотрыклылыкка, иминлеккә, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклауга юнәлеш алдылар.  
Яңа төбәкләрдәге ватандашларның карарына теләктәшлек күрсәтеп, Татарстан Республикасы шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре белән гуманитар һәм мәдәни хезмәттәшлекне актив үстерә, халкына төрле яклап ярдәм кулы суза, аларның социаль-икътисадый алгарышына булышлык күрсәтә. 
Хәзерге вакытта, кыенлыкларга да карамастан, без мәктәпләр һәм хастаханәләр, йортлар һәм юллар төзибез һәм торгызабыз, торак-коммуналь хуҗалык системасын тәртипкә китерәбез, инфраструктураны төзекләндерәбез. Бу эштә дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары, сәнәгать предприятиеләре, авыл хуҗалыгы оешмалары, эшкуарлар, волонтерлар, иҗтимагый һәм дини оешмалар, сәяси партияләр катнаша. Монда һәркемнең өлеше гаять мөһим.
Кораллы Көчләребез, куркынычсызлык органнары хезмәткәрләре, хокук саклау структуралары вәкилләре яңа төбәкләр халкының тынычлыгын,  якты киләчәккә ышанычын тәэмин итә. 
Ил алдында торган барлык сынауларны, авырлыкларны бергәләп җиңеп  чыгып, без, һичшиксез, тагын да зуррак куәт һәм  көч тупларбыз.  
Һәммәгезгә бәхет, иминлек һәм игелек телим. 

Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading