16+

«Хәтта аның исе дә теләсә кайсы заразаны үтерә!»

Сентябрь аенда хирург Александр Вишневскийның тууына 150 ел булды.

«Хәтта аның исе дә теләсә кайсы заразаны үтерә!»

Сентябрь аенда хирург Александр Вишневскийның тууына 150 ел булды.

1874 елның 4 сентябрендә туган Вишневский танылган совет мазе гына түгел, җирле анестезия методын да булдырып, шуның нәтиҗәсендә Бөек Ватан сугышы елларында 22 миллионнан артык сугышчының ярасын дәвалаган кеше дә ул.

Статистика буенча, совет солдатларының һәм офицерларының 72 проценты, госпитальләрдә уңышлы дәваланганнан соң, кире сугыш кырына кайткан. Маршал Константин Рокоссовский, бу уңайдан хәрби медицинага хөрмәт күрсәтеп: «Бу сугышны без яралылар белән җиңдек», – дигән. Совет врачлары үз эшләрен начар эшләсәләр, сугышыр кеше булмас иде. Чагыштыру өчен: вермахтта стройга гитлерчыларның өчтән бере генә, ягъни Кызыл армиягә караганда, 2,5 тапкырга кимрәге кайткан.

Үзебезнең хәрби-кыр хирургиясендәге уңышның төп өлешләренең берсе, табибларның фидакарьлегеннән һәм осталыгыннан тыш, хирург Вишневский тарафыннан уйлап чыгарылган анестезия ысулы булган, ул тәннең билгеле бер өлешенең авыртуын киметергә мөмкинлек биргән. Бу ачышы турында Александр Васильевич беренче тапкыр 1922 елда Россия хирургларының XV съездында хәбәр итә. Бу дөнья фәнни даирәсендә шулкадәр зур кызыксыну уяткан ки, 1929 елда Вишневскийны үзе эшләгән методиканы тәкъдим итү өчен АКШка чакыралар. 1932 елда ул «Местное обезболивание по методу ползучего инфильтрата» дигән монографиясен бастыра. Китап бик күп телләргә тәрҗемә ителгән һәм биш тапкыр бастырылган. 1952 елда СССРның баш хирургы Виктор Стручков, илдәге барлык операцияләрнең 72 процентын Вишневский буенча җирле анестезия астында эшләгәннәр, дип язган. Моңа кадәр кулланылган һәм еш кына пациентның үлеменә китергән гомуми наркоздан аермалы буларак, яңа метод зарарсыз саналган.

Вишневскийның мазе да зур әһәмияткә ия булган. Хирург аны каен дегете, ксероформ һәм кастор мае кушып ясый. Бөек Ватан сугышы солдатлары: «Хәтта аның исе дә теләсә кайсы заразаны үтерә!» – дип шаярталар. Чыннан да, мазь сасы була, әмма аның белән хәзергә кадәр тире авыруларын, яралар, язвалар, пешкән, өшегән, озак ятып тишелгән урыннарны дәвалауны һаман дәвам итә. Ә сугыш вакытында госпитальдәге теләсә нинди операция диярлек Вишневский мазе сыланган бәйләвеч белән "лакланган".

Галимнең методын таратуда аның улы – кече Александр Вишневский зур роль уйный. Берничә фронтның баш хирургы буларак, ул әтисенең эшләнмәләрен хәрби хирургларның көндәлек практикасына кертә.

Шунысы үзенчәлекле, галимнең улы хәрби хирург булган, Александр Васильевич яшүсмер чакта исә табиб булырга яки, әтисе кебек, гомерен хәрби хезмәткә багышларга уйлый. Штабс-капитан Василий Вишневский командалык иткән рота Чир-Юрт авылында (Дагыстанның Кизилюрт районы Түбән Чирюрт авылы) урнашкан булган. Шунда улы Саша дөньяга килә. Яшь чагында ук әти-әнисе йортыннан китеп, Әстерханга барып урнаша, анда гимназияне тәмамлагач, Казан университетының медицина факультетына укырга керә. Аннан кала дүрт бала тәрбияләгән ата-анасыннан финанс ярдәме көтәргә туры килми аңа. Студент вакытында Вишневский күршесе белән икесенә бер пар итекләре булуын искә ала. Ләкин бу кыенлыклар аның өлгерешенә тәэсир итми. 1899 елда ул Император Казан университетының медицина факультетын тәмамлый.

Фән белән дә шөгыльләнеп китеп, прозектордан (мәетләр яру белгече) приват-доцентка кадәр юл узып, диссертация яклый. Клиника тәҗрибәсен җәйге яллар вакытында авыл хастаханәләрендә эшләп җыя. Берничә тапкыр Германия, Франция, Швейцариянең әйдәп баручы клиникаларына стажировкага бара. 1912 елда Вишневский Казан университетының гомуми хирургия кафедрасы профессоры итеп сайлана. 

Хезмәт сөючән кеше була ул. Берьюлы берничә госпитальдә эшләү белән укытырга да өлгерә. Бу вакытка беренче бөтендөнья сугышыннан Россиядә Гражданнар сугышы алышына. Җимереклекләр белән бергә Казанга тимгелле тиф эпидемиясе дә килә. Вишневский кулы аша көненә 20ләп пациент узган, әмма бер могҗиза белән аның үзенә авыру йокмый. Югыйсә 1919 елның 9 аенда Казанда әлеге авырудан 27 табиб һәлак булган.

1920 еллар башында Вишневскийның хезмәт хакы бик кечкенә була –урам җыештыручыдан өч-дүрт тапкырга кимрәк ала. Чөнки югары уку йортларының профессор-укытучылар составы эшче һәм совет хезмәткәрләреннән соң тәэмин ителгән өченче пайкалы категориягә ия булган. 

Иң гаҗәбе шул: нәкъ менә шушы ач вакытында ул үзенең төп ачышын: миллионлаган кешеләрне коткарып калган җирле анестезия методын булдыра. Ачтан үлмәскә исә аңа Нобель лауреаты, галим-полярник Нансеннан килгән посылкалар булыша. 1922 елның җәеннән 1923 елның 1 июненә кадәр профессор 4,1 кг он, 1 кг май, 1 кг дөге, 1 кг шикәр, 410 гр чәй, 2 банка сөт кергән азык-төлек тупланмасы ала.

Галимнең тормышында чагыштырмача иминлек бары тик ун елдан, ул вакытка бөтен дөньяга танылган Александр Вишневскийны Мәскәүгә хирургия клиникасын җитәкләргә чакыргач кына башлана, ә 1947 елдан –СССР Медицина фәннәре академиясе хирургия институты. 

1948 елның ноябрендә Александр Васильевич башкаланың Хирургия җәмгыяте утырышында доклад белән чыгыш ясый. Әмма йөрәге тотып, шул ук төнне вафат була. 

Тиздән аның институтына Вишневский исемен бирәләр, ә аның белән улы җитәкчелек итә башлый. Бүген ул танылган династиянең дүртенче буыны эшли торган хирургия проблемалары буенча илдәге иң эре үзәк.

(“АиФ”)
Дилбәр Гарифуллина әзерләде

Фото: ru.freepik.com
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading