16+

Бер секунд хәлиткеч булырга мөмкин

Без шуны аңларга тиеш: статистикадагы һәр сан — бала язмышы.

Бер секунд хәлиткеч булырга мөмкин

Без шуны аңларга тиеш: статистикадагы һәр сан — бала язмышы.

Ел башыннан Татарстан юлларында исерек хәлдәге 8 000 машина йөртүчене тоткарлаганнар. Аларның 500е юл иминлеген саклаучылар күз уңына беренче генә эләкми.

Яшүсмерләр туган көннәренә бүләк ителгән питбайкларда һәм мотоциклларда һәлак була. Руль артында барганда кәрәзле телефон куллану аркасында килеп чыккан аварияләр саны да исәпсез. Юллардагы вазгыять турында Татарстанның баш автоинспекторы Рөстәм Гарипов белән сөйләшәбез. 

«Статистикада һәр сан-бала язмышы"
– Балалар белән бәйле һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгын профилактикалау эше һәрвакыт туктаусыз алып барыла, – ди Рөстәм Рамилевич. – . 16-22 сентябрь көннәрендә Бөтенроссия юл хәрәкәте иминлеге атналыгы узды. 20 сентябрь – Бердәм юл хәрәкәте иминлеге көне иде. Әлеге атналыкның максаты – балигъ булмаганнар катнашындагы аварияләрне киметү проблемасына киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. Полиция һәм юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре мәктәпләр янында патрульлек итә. Балалар өчен лекцияләр, әти-әниләр җыелышлары үткәрелә - барлык уку йортларында да юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатлыйбыз, аларны мисаллар белән аңлатабыз. Һәм, әлбәттә, машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакырабыз. Чөнки балалар - юл хәрәкәтендә катнашучыларның иң якланмаган категориясе. Шуңа бәйле рәвештә без бу хакта сөйләшергә, аңлатырга тиеш.

Саннар турында сөйләсәк, бездә бүгенге көндә юлларда һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр саны буенча статистика кими. Ләкин без шуны аңларга тиеш: бу статистикадагы һәр сан — бала язмышы. Бер мизгел зур фаҗигагә китерергә мөмкин. Биредә сүз һәлакәткә очрап үлүчеләр турында гына түгел, ә юлларда зыян күргән, инвалид булып калган, җитди җәрәхәтләр алган балалар турында да алып барыла. Барыгызны да юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакырабыз.

– 2024 ел халыкара вакыйгаларга бай булды. Аларга әзерлек процессында юл иминлеге хезмәткәрләренә йөкләнеш артадыр.
–  Әлеге чараларның Казанда уздырылуы белән горурланырга тиеш. Чыннан да, хезмәткәрләребезгә йөкләнеш арта, ул гаять зур. Яңгыр астындамы, 30 градус эсселектәме, кышкы салкыннардамы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәренең төп бурычы — теләсә нинди шартларда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү.

– Юл-транспорт һәлакәтләре санын планлы рәвештә киметү өчен республикада ниләр эшләнә?
–  Зыян күрүчеләр белән юл-транспорт һәлакәтләре саны даими кими бара. Әмма, кызганычка каршы, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда һәлак булучылар санының артуы теркәлә. Узган ел республика юлларында 190 кеше һәлак булса, быел инде — 210. Егерме кеше-ул сан гына түгел. Хәтта бер зыян күрүче яки бигрәк тә юлда һәлак булган кеше булса да, безнең өчен, җәмгыятебез өчен, гаилә өчен зур фаҗига.
Кызганычка каршы, кат-кат хокук бозган күп кенә машина йөртүчеләр безне ишетми. Алар белән даими рәвештә эш алып барыла. Кемгәдер җәза бирү, штраф салу юл иминлегенә карата бөтен проблеманы да хәл итми. Ләкин башкача да булмый.
Руль артында исерек хәлдә йөрүче машина йөртүчеләр бар. Республикада исерек машина йөртүчеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре буенча күрсәткечләр кимеде. Ләкин бу безне тынычландырырга тиеш түгел.
Идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән машина йөртүчеләр белән зур эш алып барыла: машина штрафстоянкага җибәрелә, йөртүче административ кулга алына.
Юл-транспорт һәлакәтләре корбаннары булган транспорт чараларын йөртүчеләр һәм пассажирларның өчтән бер өлешенең гомере, каршы як хәрәкәткә каралган юл полосасына чыгу нәтиҗәсендә өзелгән.
Каршы хәрәкәт полосасына чыгу аркасында 2024 елның сигез аенда 172 юл-транспорт һәлакәтендә 81 кеше мәңгегә күзләрен йомган, 290 кеше зыян күргән. 
Узган атнада Алексеевск районында каршы як хәрәкәт полосасына чыгу ике кешенең үлеменә китергән. Кайбер машина йөртүчеләр куркынычсызлык каешын эләктерүне санга сукмый. Бу да фаҗигаләргә китерә.
Эш бара, машина йөртүчеләргә җәза бирелә. Ассызыклап әйтәм, төп йөкләмәбез-пропаганда, ләкин безне ишетмәүчеләргә каты җәза бирербез.
 
"Әти-әниләр, безне ишетми”

– Балаларның иминлеге бездән, өлкәннәрдән тора. Димәк, үзебез үк гаепле. 
– Балалар йөрергә тели икән, моның өчен үз күнекмәләрен камилләштерә ала торган махсус мәйданчыклар бар. Мондый уенчык руле артына утырыр алдыннан һичшиксез машина йөртү таныклыгына ия булырга, мотоэкипировка алырга кирәк. Беренчедән, балаларда үз-үзеңне саклау инстинкты алай ук үсеш алмаган бит әле. Икенчедән, алар юлдагы ялгышлыкның нинди фаҗигаләргә китерергә мөмкинлеген аңламыйлар.
Әти-әниләрнең безнең кисәтүләребезне ишетмәүләрен берничек тә аңлый алмыйм.  Июль ахырында Яшел Үзән районындагы Дубровка бистәсендә ата кеше ике улы белән квадроциклда йөрергә чыга. Бер квадроциклда олырак улы була, икенчесенә – «багги»га – ата кеше 10 яшьлек улы белән утыра. Алар капланалар һәм 10 яшьлек малай һәлак була,
8 августта Лениногорск районының Яңа Иштирәк авылында 15 яшьлек малай һәлак булган. Ул питбайкта барганда атка бәрелгән. Үсмер питбайкы белән идарә итә, атка бәрелгәч, транспорт әйләнеп каплана. Үсмер урында ук һәлак була. Тикшерү эшләре бара.
Мондый мисаллар бер Татарстанда гына да бик күп.  Тагын күпме шундый фаҗига булырга тиеш? Ел саен республика юлларында 300гә якын кеше һәлак була. Беркем дә үз гаиләсе капкасына кайгы килеп шакуын теләмидер, дип уйлыйм.

– Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу буенча җәяүлеләр дә калышмый
– Алар катнашында 509 юл-транспорт һәлакәте булган, 25 җәяүле һәлак булган һәм 503е яраланган. 17 сентябрь көнне Чирмешән районында булган юл һәлакәтендә 56 яшьлек ир-атның гомере өзелгән. Җәяүле рөхсәт ителмәгән урында юл аркылы чыккан. Аны Хюндай автомашинасы бәрдерә. 19 сентябрьдә Түбән Камада “Лада”автомобиле йөртүче 53 яшьлек шофер көйләнмәгән җәяүлеләр кичүеннән чыгып баручы 1983 елгы җәяүлене бәрдерә. Зыян күрүче хастаханәгә озатылган, ләкин ике көннән соң җан биргән.

–  Пассажир буларак, күпме игътибар иткәнем бар, һәр бишенче машина йөртүченең кулында кәрәзле телефон. Моның белән ничек көрәшергә?
– Машина йөрткәндә телефон куллану башка кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра, әмма мондый хокук бозу очрагы өчен штрафның күләме нибары 1,5 мең сум тәшкил итә.  
Мисал эзләп ерак барасы түгел: 2017 елда җиңел машина йөртүче яшь кыз социаль челтәрләрнең берсендәге сәхифәсендә турыдан-туры эфир алып барган. Бер секундка игътибарны юлдан читкә юнәлткән һәм фаҗига килеп чыккан. Автобус белән бәрелешкән. Кыз үзе һәлак булган һәм берничә автобус пассажиры төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган иде. Бер секунд хәлиткеч булырга мөмкин. Әмма тизлек заманында яшәгәнлектән, һаман ашыгабыз, ә бу кайчак фаҗига белән тәмамлана. Үзегезне һәя якыннарыгызны саклагыз.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading