16+

Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлады. Исегезгә төшерәбез, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне октябрьнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә.

Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлады. Исегезгә төшерәбез, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне октябрьнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә.

Авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында узды – монда бөтен республикадан аграр предприятиеләрнең хезмәт коллективлары вәкилләре җыелды.

Монда җыелганнарның барысы да өстәлдә яңа пешкән икмәк, сөт, ит һәм яшелчәләр булсын өчен эшли, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты искәрткәнчә, быел республикада бөртеклеләрдән лаеклы уңыш җыеп алынды – 5 млн. тоннадан артык. Уңыш – гектардан 36,8 ц. Шулай ук 600 мең тонна май орлыгы, 800 мең тонна бәрәңге, 260 мең тонна яшелчә, 1,8 млн тонна шикәр чөгендере җыеп алу тәэмин ителәчәк. Терлекләрне уңышлы кышлату өчен җитәрлек азык әзерләнгән.

Меңнәрчә авыл хезмәтчәннәре коллективының эш нәтиҗәләре әнә шундый. «Узган елгы корылыктан соң шундый каравай – бәяләп бетергесез, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Бөртеклеләрне Арча, Тәтеш, Буа, Минзәлә һәм Мөслим районнары иң күп суктырды».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук эре агрохолдингларга: «Агрокөч», «Август-Агро», «Ак Барс Холдинг», «Красный Восток Агро», «Чистай» һәм «Агроинвест» холдинг компанияләренә югары нәтиҗәләре өчен рәхмәт белдерде.

«Уңыш язмышы комбайнчыларның һөнәри осталыгына бәйле. Урып-җыю чорында меңләгән механизаторлар, машина йөртүчеләр, авыл хезмәтчәннәре бар көченә эшләде. Бик зур рәхәт сезгә! Мөһим һәм катлаулы хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт. «Татнефть» компаниясенә ел саен ярдәм иткән өчен аерым рәхмәт», – диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты сөт җитештерү буенча илдә Татарстан лидерлыгын саклап калучы терлекчеләргә рәхмәт белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, агымдагы елда 1 млн. 980 мең тонна сөт, 540 мең тонна ит җитештерү планлаштырыла.

Киләсе елда сөт буенча бурыч – 2 млн тонна; ит буенча – 550 мең тонна.

«Республика үзен тулысынча терлекчелек продукциясе белән тәэмин итә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Кукмара районында тәүлегенә 400 тонна сөт савылган, Әтнә, Балтач, Саба районнарында - тәүлегенә 300 тоннадан артык сөт. Әтнә районы – бер сыерга җитештерүчәнлек буенча лидер – 31,1 кг сөт».

Алдынгылар лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Әйтик, иң күп савымга – Әтнә районының «Тукай» ҖЧҖ савымчысы Гөлназ Нәҗмиева, Апас районының «Ибраһимов һәм» компаниясе» авыл хуҗалыгы предприятиесеннән –Земфира Төхфәтуллина, Әлмәт районының «Токарликов исемендәге» АҖдән Светлана Фомина ирешкән.

Ит терлекчелегендә иң яхшы нәтиҗәгә – Кайбыч районының «Туган як – Агро» ҖЧҖнән Рәис Гайнетдинов ирешкән, Менделеевск районының «Смирнов» КФХдән – Марат Кәлимуллин, Кукмара районының «Восток Агро» ҖЧҖдән – Ләйлә Усманов.

«Барлык алдынгыларны санап бетереп булмый. Без сезгә фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт белдерәбез», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

«Агросәнәгать комплексы актив үсә. Республикада терлекчелек объектларын иген амбарларын һәм элеваторларны төзү һәм модернизацияләү дәвам итә. Агросәнәгать комплексы үсешен дәвам итү мөһим. Хәзерге шартларда без гражданнарны төп азык-төлек продуктлары белән тулысынча тәэмин итәргә тиеш. Бу – азык-төлек иминлеге мәсьәләсе», - диде Татарстан Президенты.

Ул шулай ук авыл үсешенең мөһим факторы – хуҗалык итүнең кече формалары булуын искәртте. Татарстанда 470 мең шәхси хуҗалык һәм 4 меңнән артык фермер хуҗалыгы уңышлы эшләп килә. Ел саен аларга ярдәм итү өчен 2 млрд. сум бүлеп бирелә, без киләчәктә дә мондый ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкбез, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Безнең бурыч – авыл халкының тормышын заманча стандартларга туры китерү. Республикада территорияләрне комплекслы үстерүгә юнәлдерелгән программалар гамәлгә ашырыла – быел мондый программалар 44әү. Халык өчен мәктәпләр, балалар бакчалары, ФАПлар, спорт мәйданчыклары ачыла.

«Авыл хуҗалыгы продукциясенең атналык ярминкәләрен үткәргән өчен авыл халкына шәһәрлеләр исеменнән рәхмәтемне белдерәсем килә. Бу шәһәр халкының реаль ярдәме. Тагын бер кабат агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлыйм. Тырыш хезмәтегез, Татарстан үсешенә керткән өлешегез өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә, нык сәламәтлек, яңа казанышлар телим. Кадерле дуслар! Сезне тагын бер кат һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Барыгызга да туган җиргә мәхәббәт; игелекле хезмәтегез; һәм республика үсешенә керткән зур өлешегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Ә хәзер дәүләт бүләкләре тапшыруга күчик», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәренә дәүләт бүләкләре тапшырылды.

ТР Президенты Матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading