16+

Рөстәм Миңнеханов: "Covid-19 белән хәл тотрыклыланды, әмма йомшарырга иртәрәк"

Татарстан Президенты муниципалитет җитәкчеләренә һәм барлык хезмәтләргә коронавирус таралуга бәйле вазгыятьне контрольдә тотарга кушты. Татарстанда коронавирус таралуга бәйле вазгыять тотрыклыланды, әмма әлегә катлаулы кала бирә, шуңа күрә йомшарырга ярамый.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә шул турыда әйтте. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов республикада коронавирус белән авыручылар санының уртача үсеше 0,2 процент тәшкил итүен искәртте. Президент муниципалитет җитәкчеләренә һәм барлык хезмәтләргә вазгыятьне контрольдә тотарга кирәклеген әйтте.

Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе, ТР буенча Баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина февраль ахырыннан авырулар саны кимү темпларының акрынаюын билгеләп үтте. Авыручыларның гомуми саны кимү фонында авыр формалар өлеше арту күзәтелүен искәртте.

Март аенда Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре 2 мең 386 объектны тикшергән, аларның 155ендә хокук бозулар ачыкланган. 

http://tatar-inform.tatar

Фото архивтан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading