16+

Рөстәм Миңнеханов Казахстан Президенты белән очрашуда катнашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нур-Солтанга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинның Казахстан Президенты Касыйм-Җомарт Токаев белән очрашуында катнашты. Очрашу Казахстан Президенты Резиденциясендә узды.

Рөстәм Миңнеханов Россия Премьер-министры Михаил Мишустинның Казахстана Президенты Касыйм-Җомарт Токаев белән очрашуында катнашты

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Россия Премьер-министры җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында Нур-Солтанга эш сәфәренә килгән иде.

Татарстан предприятиеләренең Евразия икътисадый берлеге кысаларында сәүдә-икътисадый һәм инвестицион элемтәләрне киңәйтү, шулай ук гомуми транспорт-логистика потенциалын үстерү белән кызыксынуы зур.

Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан-Казахстан товар әйләнеше 630 млн. доллардан артып киткән, үсеш 14% тәшкил иткән. Татарстан предприятиеләре Казахстанга ягулык, нефть һәм аны куу продуктлары, пластмасса, җайланмалар һәм механик җайланмалар, җир өсте транспорты чаралары һ.б. китерәләр.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Казахстан Президенты Касыйм-Җомарт Токаев белән быел апрель урталарында Нур-Солтанда очрашкан иде. Анда яклар Татарстан-Казахстан хезмәттәшлегенең киләчәк үсеше перспективалары турында фикер алыштылар.

ТР Президенты Матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading