16+

Рөстәм Миңнеханов Казанда булачак бердәм туберкулез диспансеры бинасында булды

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Бердәм туберкулез диспансерының яңа бинасында (Җиңү Проспекты, 69Б) булды. Президентка хәбәр ителгәнчә, яңа бинада диспансерның барлык структур бүлекчәләре тупланачак, бу булган ресурс базасын оптималь файдаланырга мөмкинлек бирәчәк.

Поликлиникада балалар һәм флюорография бүлекләре, амбулатор эндоскопия хезмәте, функциональ диагностика кабинетлары, бактериологик һәм клиник-диагностика лабораторияләре, административ-хуҗалык корпусы урнашачак.

Республика туберкулезга каршы клиник диспансерының баш табибы Алексей Алексеев сүзләренә караганда, көн саен диспансерны 680 кеше – 420 олы кеше һәм 260 бала кабул итәчәк. Пациентлар бер көн дәвамында, табиб-белгечләрнең консультацияләрен дә кертеп, бөтен диагностик циклны уза, бактериологик һәм нур диагностикасының барлык методларын, шулай ук диагноз кую белән клиник тикшерүне үткәрә алачаклар.

Рөстәм Миңнеханов булачак бердәм диспансер бүлмәләрен карап чыкты һәм хезмәткәрләр белән аралашты. 32 кабинетта 46 табиб-фтизиатр һәм 7 тар белгечлек буенча табиб (уролог, гинеколог, ортопед, офтальмолог, хирург, пульмонолог, оториноларинголог) сменалап эшләячәк. Бинада заманча таләпләргә туры китереп, имин санитар-эпидемиологик режим тәэмин ителәчәк.

Карау ахырында Рөстәм Миңнеханов башкарылган эшләрнең сыйфатын уңай бәяләде. "Яхшы бина, иң заманча җиһазлар. Барысын да бер урында урнаштыру дөрес карар булды", - диде ул.

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, бердәм диспансер эшли башлауга барысы да әзер, дип билгеләп үтте. Ачылу якын арада планлаштырылган.

ТР Президенты Матбугат хезмәте.
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading