16+

Татарстан Президенты төзәтмәләр закон көченә кергән вакыттан алып Рәис булачак

Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының кырыгынчы утырышында депутатлар Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карады. «Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында» 381-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин чыгыш ясады.

Исегезгә төшерәбез: 23 декабрьдә булган утырышта Дәүләт Советы депутатлары Татарстан Конституциясенең 89 нчы статьясына үзгәрешләр кертте. Аның нигезендә 2025 елда сайланачак Татарстанның югары вазифаи заты “Татарстан Башлыгы – Рәисе” дип атала башлаячак иде. Әмма Альберт Хәбибуллин, әлеге мәсьәлә буенча өстәмә консультацияләрдән соң, бу вакытны көтмичә, яңа атаманы хәзердән үк куллана башларга тәкъдим итте. Ягъни закон проекты кабул ителгән очракта, Рөстәм Миңнеханов хәзердән үк Татарстан Башлыгы – Рәисе булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading