16+

Рөстәм Миңнеханов күп балалы унбер әнигә «Ана даны» медален тапшырды

8 Март алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика районнарыннан килгән унбер күп балалы әниләргә “Ана даны” медален тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов күп балалы унбер әнигә «Ана даны» медален тапшырды

8 Март алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика районнарыннан килгән унбер күп балалы әниләргә “Ана даны” медален тапшырды.

– Хөрмәтле гаиләләребез! Иң матур һәм язгы бәйрәм – 8 Март алдыннан без Татарстанның «Ана даны» медальләрен тапшыру тантанасын уздырабыз. Гаилә һәрберебез өчен терәк һәм ул җәмгыятьнең рухи сәламәтлеген, милли-мәдәни йөзен дә саклаучы. Республикада гаиләләргә булышлык күрсәтү социаль сәясәтнең өстенлекле юнәлеше булып тора. Татарстан ныклы, дус һәм күп милләтле гаиләләре белән дан тота. Кадерле хатын-кызларыбыз, гаиләләрегез имин һәм матур булсын, сезгә саулык-сәламәтлек, зур уңышлар, тынычлык телим, – диде ул.

Президент сүзләренчә, узган ел 19 меңнән артык гаилә барлыкка килгән. Яңа туган балаларның яртысыннан артыгы икенче һәм аннан соңгы булып туган. Алар бөтен яңа туган сабыйларның 61 процентын тәшкил итә. Күп балалы гаиләләр артуы сөендерә. Быелның 1 гыйнварына 40 320 күп балалы гаилә исәпләнә.
Тәбрикләнүчеләр арасында Казан шәһәрендә яшәүче биш бала анасы Альбина Зыятдинова да бар иде. Ул Рөстәм Миңнехановка балалар өчен республикада күп эшләр башкарылуын әйтеп, аңа рәхмәтен җиткерде.

– Республикада алдынгы карашлы, зыялы, белемле, милләт өчен җаваплы, көндәшлеккә сәләте шәхесләр тәрбияләү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Биредәге әти-әниләр һәм үз исемемнән зур рәхмәтсезгә, – диде ул.

Актаныштан килгән Гөлнара Әминова – алты бала анасы.
– Кияүгә чыккач та, алты бала алып кайтырмын димәгән идем. Беренчесе янына икенчесен алып кайтасы килде. Аннары рәттән дүрт кыз тугач, малайлар көттек. Рәттән ике малай туды. Олы кызым узган ел кияүгә чыкты. Төпчебезгә алты яшь. Авыл җирендә эш күп, балалар без эштән кайтканда маллар карап, чәйләр әзерләп куялар. Балалар бердәм булып үсә, – дип сөйләде ул.
Саба районыннан 34 яшьлек Илдария Гомәрова ире белән җиде бала үстерә. Дүртесе – малай, өчесе – кыз. Олысына 14 яшь, төпчеккә бер генә ай.
– Үзем дә ишле гаиләдән, без биш бала үстек. Ә үземдә җидәү. Барысы да сау-сәламәт, бәхетле булсыннар. Ирем терәк булмаса, шуның кадәр бала тәрбияләп булмас иде. Бөтен өмет, ышаныч аңарда, – ди ул.

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading