16+

Рөстәм Миңнеханов: “Нишләп антисептигыңны алып килмәдең?”

Республика хөкүмәтенең пандемия чорында электрон мәйданчыкларны үстерү турындагы карары бик урынлы булды. Үзчикләнү режимы вакытында электрон сәүдә белән шөгыльләнүчеләрнең саны ун тапкырга артты.

Рөстәм Миңнеханов: “Нишләп антисептигыңны алып килмәдең?”

Республика хөкүмәтенең пандемия чорында электрон мәйданчыкларны үстерү турындагы карары бик урынлы булды. Үзчикләнү режимы вакытында электрон сәүдә белән шөгыльләнүчеләрнең саны ун тапкырга артты.

Әмма коронавирус аркасында кертелгән чикләүләр кече һәм урта эшмәкәрлек эшчәнлегенә тискәре йогынтысы сизелми калмады. Республикада әлеге вазгыять киеренке, әмма тотрыклы. Яңа чикләүләр кертү планлаштырылмый. Безгә бизнесның эшләп торуы мөһим. Эшмәкәрләр белән очрашу вакытында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. Очрашуда бизнес вәкилләре республика җитәкчесенә үзләрен борчыган мәсьәләләр хакында сөйләде.  

Коронавирус чорында җәмәгать туклануы тармагында эшләүчеләр аеруча зур зыян күрде. Рестораннар хуҗасы Константин Иванов тәгәрмәчле кухня – фуд-траклар турында искә төшерде.
– Фуд-траклар аерым локациягә бәйләнмәгән, аларны туристлар күп була торган урыннарда, әйтик, Зөя, Болгарда узган бәйрәм-фестивальләрдә кулланырга булыр иде. Анда ресторан ачу үзен акламый, чөнки туристлык чоры бик кыска. Әмма шунысы бар – фуд-трак стационар булмаган сәүдә төренә карый һәм хуҗасы билгеле бер урында гына эшләргә тиеш. Дәүләт Думасына «тәгәрмәчле сәүдә объектлары» дигән закон проекты кергән иде, тик ул һаман каралмый, – диде ул. Рөстәм Миңнеханов аңа җавап итеп, депутатлар корпусыннан бу мәсьәләне кабат торгызуларын сорады. Сәүдә өчен Казанда  җиде урын барлыгын, кирәк булганда аларның санын Болгар, Зөядә дә арттыра алуларын да ассызыклап үтте.

Антисептиклар җитештерү белән шөгыльләнүче завод директоры Тимур Гулушев үзенең товарларын федераль сәүдә челтәрләренә кертә алмауларыннан зарланды. Аңа җавап итеп Президент иң элек ни өчен товарын үзе белән алып килмәвен тәнкыйтьләде.
Нишләп үзең белән алып килмәдең, аны монда куеп чыгар идең дә мин, менә нинди яхшы антисептик кулланам, дип, сине күрсәткән булыр идем. Бу вак әйбер кебек, әмма үз продуктыбызны танытырга тиешбез, – дип, сәүдә һәм сәнәгать министрына федераль челтәрләргә кертергә мөмкин булган Татарстан продукцияләренең исемлеген булдырырга кушты.

Сүз уңаеннан, Рөстәм Миңнеханов кибетләрдә контрафакт  антисептиклар сатылуын, аларда 70 проценты глицерин булуын әйтеп узды. Татарстан прокурорыннан Роспотребнадзорга тикшерүләр уздырырга рөхсәт бирүен дә сорады.
«Үзмәшгульләргә ярдәм үзәге» генераль директоры Лиана Пахарева Казан үзмәшгульләре өчен грантлар бирелүе турында сөйләп, әлеге тәҗрибәне республика районнарына да кертүләрен сорады. Президент аңа киләсе елга грант ярдәмен республика дәрәҗәсендә оештырылачагын вәгъдә итте.

Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциация президенты Айдар Шаһимәрданов исә Президентан сәүдә үзәкләрендә намаз уку бүлмәләрен ачуны үтенде, аренда һәм коммуналь түләүләрне үз өстебезгә алабыз, диде ул. Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт җитәкчелегенең сәүдә үзәкләре хуҗаларына  хатлар язарга әзер булуын белдерде.

Фото: http://tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading