16+

Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләрен тапшырды

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Әлеге чара Яз һәм Хезмәт бәйрәме һәм Җиңү көне уңаеннан алдынгы татарстанлыларны хөрмәтләү билгесе дә. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.

Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләрен тапшырды

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Әлеге чара Яз һәм Хезмәт бәйрәме һәм Җиңү көне уңаеннан алдынгы татарстанлыларны хөрмәтләү билгесе дә. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, дәүләт бәйрәмнәре алдыннан Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган бүләкләрен тапшыру күркәм гадәткә әверелде.

«Бүген Татарстан – күп кенә социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча илнең алдынгы төбәкләреннән берсе. Республикада сәнәгать, энергетика, торак һәм юл төзелешендә масштаблы проектлар гамәлгә ашырыла, агросәнәгать комплексы уңышлы үсә, мәгариф, мәдәният, яшьләр һәм социаль сәясәт өлкәсендә уңай үзгәрешләр бара, - диде Рөстәм Миңнеханов, тантанада катнашучылар алдында чыгыш ясаганда. - Федераль үзәк һәм шәхсән ил Президенты Владимир Владимирович Путинның ярдәме перспектив планнарны тормышка ашыруны, гражданнарыбыз тормышын яхшыртуны һәм республика үсешенең тотрыклылыгын тәэмин итә».

Тиздән без Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен билгеләп үтәчәкбез, диде Татарстан Президенты, Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән сәнәгать предприятиеләренең хәрби-тарихи һәм хезмәт мирасын саклап калу максатыннан, шулай ук әлеге предприятиеләр хезмәткәрләренең батырлыгын һәм фидакарьлеген мәңгеләштерү максатыннан «1941-1945 еллардагы хезмәт батырлыгы предприятиесе» дигән республика исеме гамәлгә куелды.

Рөстәм Миңнеханов залда булган Бөек Ватан сугышында катнашучыларны һәм тыл хезмәтчәннәрен аерым сәламләде. «Сез актив гражданлык позициягез һәм Ватан язмышына битараф булмаган мөнәсәбәтегез белән республиканың барлык халкы өчен үрнәк булып торасыз», - диде ул, ветераннарга мөрәҗәгать итеп.

Бүген бүләкләнүчеләр арасында – төбәкнең чәчәк атуына һәм конкуренциягә сәләтлелегенә зур өлеш керткән предприятие һәм учреждение җитәкчеләре. Алар үзләренең уңышлы хезмәтләре белән республика һәм тулаем Россиянең социаль-икътисадый үсешенең югары темпларын тәэмин итәләр.

«Бүген залда җыелган барлык хезмәт кешеләренә рәхмәтемне белдерәм. Яз һәм Хезмәт бәйрәме алдыннан безнең күп кенә бүләкләнүчеләребез очраклы гына түгел, алар тармак мактаулы исемнәрен алалар. Сүз дә юк, безнең тормышыбызны завод кешеләре, нефтьчеләр, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, төзүчеләр, инженерлар, табиблар һәм укытучылардан башка күз алдына да китереп булмый. Сезнең уңышка ирешү тарихларыгыз барлык татарстанлылар өчен, бигрәк тә безнең яшьләр өчен мөһим», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Сезнең нәтиҗәле хезмәтегез бу катлаулы вакытта киеренке тышкы сәяси вәзгыять шартларында аеруча кыйммәтле. Шунысын да билгеләп үтәсем килә, теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп чыгу безнең традицияләргә һәм кыйммәтләргә тугрылык, бер командада бердәм һәм нәтиҗәле эшләү сәләтенә һәрвакыт ярдәм итте. Без бергә булганда гына көчлебез. Сезнең барыгызны да лаеклы бүләкләр белән котлыйм һәм туган республикабызны һәм Россия Федерациясен үстерүгә керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәсем килә», - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты тантанада катнашучыларга һәм кунакларга.

Барлыгы 48 татарстанлыга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Чара фотога төшү белән тәмамланды.      

Чыганак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading