16+

Рөстәм Миңнеханов Ульяновскидагы Федераль Сабан туенда катнаша

Бүген Ульян өлкәсендә Федераль Сабан туе уза. Әлеге милли бәйрәмгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев составындагы делегация дә килде. Аларны Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских озата йөрде.

Иң элек кунаклар төрле районнар тәкьдим иткән утарлар белән танышып чыкты. Ә аннары алар төп мәйданга юнәлде. Биредә чара Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле оештырган тамаша белән башланып китте. 
—  Кадерле милләттәшләр, Сабан туе кунаклары! Һәммәгезне дә татар халкының иң яраткан бәйрәме-Сабан туе белән котлыйм. Шундый матур итеп әзерләгән, зур көч куйган Ульяновск өлкәсе җитәкчеләренә зур рәхмәтемне белдерәм. Сабан туе Россиянең 58 төбәгендә, 35 чит илдә үткәрелә. Бу бәйрәм татар халкының гореф-гадәтләрен, телен, динен сакларга ярдәм итә, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аннан соң сүз алып Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских болай диде:
— Барыгызны да көтеп алган Сабан туе бәйрәме белән котлыйм. Аны оештыруда катнашкан һәркемгә рәхмәтемне белдерәм. Татарстан республикасы хөкүмәтенә аерым рәхмәт. Шәһәр инфраструктурасы киләчәктә дә Ульян өлкәсе өчен хезмәт итәчәк. Биредә балалар өчен ат-спорт мәктәбе төзеләчәк. Бу урынга шәһәр халкы да, күрше-тирәдә яшәүчеләр дә килер дип өметләнәм. 

Сабан туенда төрле өлкәләрдә милләтебезгә, халкыбызга зур хезмәт күрсәткән һөнәр ияләрен бүләкләү Сабан туеның күркәм традиясенә әверелде. Аларга Татарстан республикасы һәм Ульян өлкәсенең дәүләт бүләкләре тапшырылды. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ульяновск өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафинга микроавтобус ачкычы тапшырды. 

Төп сәхнәдә Татарстанның танылган артистлары катнашында бәйрәм концерты уза. Алар арасында Раяз Фасыйхов, Чулпан Йосыпова, Илнар Миранов һәм башкалар бар.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading