16+

Рөстәм Миңнеханов: «Яңа спорт объектларын ачу - спорт объектлары белән тәэмин итүдә чираттагы адым»

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов - Биектау бистәсендә, шулай ук видеоконференцэлемтә режимында Буа һәм Минзәлә шәһәрендә футбол манежларын ачу тантанасында катнашты. Биектауда - "Эверест" ябык футбол манежы, Буада - "Максат", Минзәләдә - "Минзәлә" футбол манежы пәйда булды.

Рөстәм Миңнеханов: «Яңа спорт объектларын ачу -  спорт объектлары белән тәэмин итүдә чираттагы адым»

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов - Биектау бистәсендә, шулай ук видеоконференцэлемтә режимында Буа һәм Минзәлә шәһәрендә футбол манежларын ачу тантанасында катнашты. Биектауда - "Эверест" ябык футбол манежы, Буада - "Максат", Минзәләдә - "Минзәлә" футбол манежы пәйда булды.

"Эверест" футбол манежы универсаль спорт мәйданчыклары төзү республика программасы кысаларында республика бюджетыннан акчалар хисабына төзелгән.

Объектта уен һәм административ зоналар, гардероб, ике киенү бүлмәсе, санузеллар һәм душ бүлмәләре, медицина ярдәме кабинеты һәм башка бүлмәләр бар.

Өч ябык спорт корылмасының да футбол кыры үлчәмнәре - 20-40 м .

Ачылу тантанасында Татарстан Президенты ассызыклаганча, яңа спорт объектларын ачу - республиканың барлык шәһәр һәм районнарында яшәүчеләрне уңайлы спорт объектлары белән тәэмин итүдә чираттагы адым.

Ябык манежлар төзү - һава торышына карамастан, елның теләсә кайсы вакытында футбол белән шөгыльләнү мөмкинлеге. «Без барыбыз да футболны яратабыз, ләкин климат зонасында аны җәй көннәре генә уйнап була. Татарстанда программа бар, аның буенча һәр муниципаль районда ябык футбол манежы барлыкка киләчәк. Быел без 6 ябык манеж төзедек, моңа кадәр нәкъ шул кадәр үк ачкан идек, киләсе елга шундый дүрт объектның барлыкка килүе планлаштырылган. Шулай итеп, без республика районнарындагы барлык балаларның да футбол уйнау мөмкинлегенә ирешәчәкбез», - диде Рөстәм Миңнеханов Биектауда "Эверест" манежын ачу тантанасында.

Татарстан Президенты бүген ачылган өч футбол манежы өчен дә спорт инвентаре сатып алуга сертификат тапшырды

Белешмә өчен:

Ябык футбол манежларын төзү республика программасы буенча алып барыла. 2020 елдан республикада шундый 12 объект ачылган, шул исәптән 6сы - быел.

2020 елда Татарстанда Зеленодольскта манеж ачылган. 2021 елда 5  манеж: Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Чистай һәм Әгерҗедә (инвестор хисабына).

2022 елда 6 манеж: Буада, Биектау тимер юл станциясе  бистәсендә, Алабугада, Мамадышта, Минзәлә һәм Нурлатта .
2023 елга тагын 4 манеж төзү планлаштырыла (Азнакай, Питрәч, Актаныш һәм Апас районнарында).

ТР Президенты Матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading