16+

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан хөкүмәтенә товарлар китерүне киңәйтергә тәкъдим итте

Татарстан Президенты Үзбәкстан Премьер-министры киңәшчесе белән эшлекле очрашу уздырды.

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан хөкүмәтенә товарлар китерүне киңәйтергә тәкъдим итте

Татарстан Президенты Үзбәкстан Премьер-министры киңәшчесе белән эшлекле очрашу уздырды.

Татарстан һәм Үзбәкстан хөкүмәтләренә товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне үзара тәэмин итү күләмнәрен һәм номенклатурасын арттыру юнәлешендә эшләргә кирәк. Мондый фикерне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Премьер-министры киңәшчесе Мехриддин Хәйретдинов белән очрашуда әйтте. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан Президенты Татарстанның алдынгы компанияләре юнәлешендә актив эш алып барылуны искәртте. Үзбәкстанга „КАМАЗ“ автомобильләре китерелә, шулай ук Үзбәкстан базарында „Татнефть“ компаниясе эшли — бу күп ягулыклы автозаправка станцияләре, Үзбәкстанның беренче резинотехник заводы белән хезмәттәшлек җайга салынды», — дип билгеләп үтә матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Үзбәкстанда мәдәният һәм мәгариф программаларының актив гамәлгә ашырылуын искәртте. Татарстанда үзбәкләрнең милли-мәдәни автономиясе ачылды, ә республиканың югары белем бирү йортларында Үзбәкстаннан 3,6 меңгә якын студент белем ала.

http://tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X