16+

“Башы бар иде, Россия моңа нокта куярга тиеш!”

КПРФ сәяси партиясенең Татарстан Дәүләт Советындагы лидеры Хафиз Миргалимов фикеренчә, Украинада махсус хәрби операция башлап, Россия президенты Владимир Путин дөрес эшләде. "Илебез юнәлешен үзгәртергә тиеш. Нефть, газның һәрбер сумы икътисад үсеше өчен эшләсен! Каршылыкның башы бар иде, хәзер Россия моңа нокта куярга тиеш!”, - ди Миргалимов.

“Безнең КПРФ партиясенең җитәкчесе Геннадий Зюганов 26 февраль көнне әйткән сүзләре белән мин тулысынча килешәм. 2014 елда каршылык башланганнан бирле безнең партия бу ике республиканы (ДНР һәм ЛНР турында сүз бара — авт) юридик яктан тану турында сүз алып барды. Безнең партия җитәкчесенең эзлекле эшләве нәтиҗәседер дә бу.

8 ел каршылык барды. Тугандаш, күп милләтле республикада күпме кеше зыян күрде. Илебезнең җитәкче даирәләре дөрес эшләде, дип саныйм. Ил чигендә Германиядәге кебек фашизм үсәргә тиеш түгел. Җитәкчеләребез бик авыр карар кабул итте. Владимир Путин күпме әйтеп килде, әмма Көнбатыш безгә колак салмады. Бу һөҗүм түгел. Бу Украинаны НАТОга кертмәү һәм атом-төш коралы булдырмау өчен тырышу.

Каршылык инде 1949 елның 4 апрелендә, НАТО барлыкка килгәннән соң башланган иде. Аларның беренче максаты — СССРны юк итү булды. Хәзер алар Россияне юкка чыгарырга тели. Владимир Ильич Ленин “Капитализмда бернинди дә дуслык юк”, дигән иде. Америка шул вакыт эчендә күпме илләрне бомбага тотты.

Илебез юнәлешен үзгәртергә тиеш. Нефть, газның һәрбер сумы икътисад үсеше өчен эшләсен! Бәрелешнең башы бар иде, хәзер Россия моңа нокта куярга тиеш!”, - диде Хафиз Миргалимов. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading