Үз сүзләрен раслап Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, быелның биш аенда республиканың тулаем эчке продукт күләме якынча 1,5 трлн сум тәшкил иткән, бу узган ел белән чагыштырганда 3,9% ка күбрәк. Ә сәнәгать җитештерүе бу вакыт эчендә 2022 ел белән чагыштырганда 2,5% ка арткан. "Компьютерлар, электрон һәм оптик әйберләр, электр җиһазлары, кием, транспорт чаралары, шулай ук прицеплар һәм ярымприцеплар җитештерүнең шактый үсеше күзәтелә", – диде ул.
Сәнәгать җитештерүе күләме буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында алтынчы урында һәм Идел буе федераль округында беренче урында тора. Төп капиталга инвестицияләр быелның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча 2022 ел белән чагыштырганда 10% ка – 156 млрд сумга кадәр арткан.
Комментарийлар