Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең республика бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга бердәмроссиялеләрнең эшчәнлеге турында сөйләде, бүгенге вазгыятькә кагылышлы фикерләре белән уртаклашты.
— Ил өчен катлаулы чорда “Бердәм Россия” партиясенең җаваплылык тоеп, әйдаман эшчәнлеге һәм барыбызның да илебез Президенты Владимир Путин янында туплануы бик әһәмиятле. Дошманнар көтә генә безнең таркаулыгыбызны, моңа юл куярга ярамый,-дип башлады сүзен Фәрит Мөхәммәтшин.- Украинадагы бендерчыларны һәм милләтчеләрне коралсызландыру кирәк. Без Украина белән сугышмыйбыз, ә Украина җирлегендә Европага каршы торабыз. Без милләтчеләр түгел, украинлыларны хөрмәт итәбез. Польша Украина җирләрен тартып алырга омтыла, Украина халкы бу хәлләрнең асылына акрын гына төшенә бара. Украинаның Россиягә кушылган төбәкләренә татарстанлылар бердәм булып гуманитар ярдәм җыюда катнаша, хәтта, әбиләр дә оекбашлар бәйли. Татарстан хәрби хәрәкәтләр тәмамлангач, торак пунктларны торгызуда да ярдәм күрсәтәчәк.
Дәүләт Советының хәзерге чакырылыш депутатлары 200 закон кабул иткән, аның 80 проценты социаль эчтәлекле.
— Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бездән сайланган Россия Дәүләт Думасы депутатлар корпусына да таләпчән, аларга республика өчен тырышырга куша. Депутат булып сайлангансың икән, син халык мәнфәгатен кайгыртырга тиеш,-диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Экология, гаилә, тәрбия һәм туган тел мәсьәләләре дә читтә калмады.
— Гаиләне саклау мөһим, гаилә таркалу балалар психикасына да авыр йогынты ясый. Тәрбия эшен мәктәпкә генә аудару дөрес түгел. Бала беренче тәрбияне гаиләдә алырга тиеш. Ата-ананың үз баласына карата җаваплылыгы зарур. Дөньяда олы яки кече халыклар юк. Һәр халык үзенең ана телен сакларга тели. Татарстанда яшәүче халыкларга үзләренең ана телләрен өйрәнү өчен “Якшәмбе мәктәпләре” булдырылган. Мин рус мәктәбен тәмамлаганлыктан, 45 яшемә кадәр татарча юньләп белми идем. Гәрчә, иптәшләрем арасында кушаматым “Татарин” иде. Дәүләт Советында эшли башлагач, туган телемне кабаттан өйрәнергә керештем. Өйдә көзге алдына килеп басам да, татар язучылары әсәрләрен кычкырып укыйм. Хатын:”Ни эшләвең бу?”-ди. “Татарча өйрәнәм”,-дим. Саф татар районнарына махсус бара идем татарча сөйләшер өчен. Татар телен белү кирәк, рус телен дә һәм тагын берәр чит телне дә белү кирәк,-диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Федераль программаларның республикага файдасы турында да телгә алды ул.
— Авылларда социаль учреждениеләр төзелә һәм төзекләндерелә. Авыл җитди мәсьәлә булып тора, чөнки авылларда халык кими һәм олыгая бара. Авыл-байлык ул! Мул уңыш җыеп алынды, сөт җитештерү күрсәткечендә республика Россиядә беренчеләр сафында. Авыл турында, авылларның тырыш хезмәтчәннәре турында күбрәк языгыз,-дип мөрәҗәгать итте журналистларга Фәрит Мөхәммәтшин.
Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин:”Яңа ел һәр кешегә куанычлар алып килсен, күңелсез хәбәрләр азрак булсын иде!”-дип сүзен йомгаклады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар