16+

Татарстан белән Минск өлкәсе парламентара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды

Бүген Гродно шәһәрендә (Беларусь Республикасы) Белорусь һәм Россия регионнарының тугызынчы форумы узды, анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Форумның пленар утырышы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Минск өлкә депутатлар Советы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. 

Татарстан белән Минск өлкәсе парламентара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды

Бүген Гродно шәһәрендә (Беларусь Республикасы) Белорусь һәм Россия регионнарының тугызынчы форумы узды, анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Форумның пленар утырышы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Минск өлкә депутатлар Советы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. 

Быел, гадәттәгечә, РФ ФҖ Федерация Советы һәм Беларусь Республикасы Милли Җыены Советы тарафыннан оештырылган форум төбәкара хезмәттәшлек һәм Союз дәүләтенең берләшү процессларын тирәнәйтү  темасына багышланган иде.
Көннең беренче яртысында РФ ФҖ Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм БР Милли Җыены Советы Рәисе Наталья Кочанова ике дәүләтнең төбәк дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре белән очраштылар.
"Форумның төп бурычларының берсе – киртәләрне алып ташлау һәм Россия белән Беларусь субъектлары арасындагы төбәкара мөнәсәбәтләрне алга таба үстерү өчен шартлар тудыру", – дип басым ясады Валентина Матвиенко, регионнар җитәкчеләре белән аралашканда. Федерация Советы Рәисе шулай ук Союз дәүләтенең бюджетын формалаштырганда һәм раслаганда конкрет төбәк проектларын гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирергә, Россия белән Беларусьның төбәк хезмәттәшлеген киңәйтүгә «яшел ут» ачарга тәкъдим итте.
"Татарстан Россия - Белорусь багланышларының төбәк аспектын үстерү буенча зур системалы эшкә үз өлешен кертә, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, форумда журналистлар белән аралашканда, – 2004 елда Беларусь һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланган иде, һәм узган еллар эчендә әлеге шартларда Татарстан һәм Белорусь предприятиеләре продукциясен үзебезнең базарларга кертеп, товар әйләнешен арттыруга ирештек".
Соңгы ун ел дәвамында Беларусь республиканың төп тышкы сәүдә партнерлары «бишлегенә" керә. Узган ел Татарстан белән Беларусь арасында товар әйләнеше 850 млн. доллар тәшкил иткән.
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан җитештерүчеләренең Белорусьта чыгарылган авыл хуҗалыгы техникасын яхшы  бәяләүләрен һәм аларны предприятиеләрдә бик теләп куллануларын искәртте. Әйтик, бүгенге көндә республика агросәнәгать комплексы технопаркының шактый өлешен Белорусь авыл хуҗалыгы машиналары тәшкил итә: тракторлар һәм азык җыю комбайннары - 60% тан артык, ашлык җыю комбайннары - 40%. "Ел саен Татарстанда үткәрелә торган кыр көннәре Беларусь делегациясеннән  башка үтми, – диде парламент башлыгы, – безнең коллегалар күргәзмә продукциясенең зур ассортименты белән киләләр, һәм ул ел саен яңартыла".
Хәзерге вакытта Алабугада ун ел элек нигез салынган «МТЗ-Татарстан» Минск трактор заводы предприятиесе базасында белорус машина төзелеше предприятиеләренең бердәм сервис-сату үзәге оештырыла, анда «МТЗ», «МАЗ», «Белавтомаз», «Гомсельмаш», «Бобруйскагромаш» һәм «Амкодор-агро» продукцияләре  тәкъдим ителәчәк. Биредә шулай ук запас частьләрнең үзәк склады булачак һәм «Беларус» тракторларын җыю производствосын үстерү каралган.
Көннең икенче яртысында министрлыклар һәм ведомстволар, дәүләт хакимияте органнары, мәгариф һәм фән учреждениеләре җитәкчеләре, Россия һәм Беларусь эшлекле даирәләре вәкилләре катнашында форумның пленар утырышы узды. Пленар утырышта катнашучыларга видео мөрәҗәгать белән Россия Президенты Владимир Путин һәм Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко чыгыш ясады.
Беларусь һәм Россия төбәкләренең тугызынчы форумының пленар утырышы кысаларында шулай ук Минск өлкә депутатлар Советы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы арасында хезмәттәшлек турында Килешүгә кул кую тантанасы булды. Документка дәүләт хакимиятенең ике закон чыгару органы җитәкчеләре Фәрит Мөхәммәтшин һәм Наталья Якубицкая кул куйды.
РФ ФҖ Федерация Советы һәм БР Милли Җыены Советы ярдәмендә төзелгән килешү Татарстан белән Минск өлкәсе арасында парламентара хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлдерелгән. "Татарстан һәм Беларусь регионнарының тыгыз элемтәләрен өстәмә рәвештә законнар белән рәсмиләштерү зарур, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, – сүз федераль, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәләрдә уртак эшне тирәнәйтергә мөмкинлек бирүче өстәмә закон актларын кабул итү турында бара".
"Хәзерге халыкара катлаулы шартларда Россия Федерациясе һәм Беларусь Республикасы, ике дәүләт лидерлары, бизнес вәкилләре интеграцион процессларның яхшы үрнәген күрсәтә", – дип саный Дәүләт Советы Рәисе. Хәзер, Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, бу эшкә төбәк закон чыгаручылары да актив кушыла.
Минскның закон чыгару Җыелышы – Татарстан Республикасы Дәүләт Советынының хезмәттәшлек турында Килешү имзалаган унберенче чит ил парламенты. Документ нигезендә, яклар парламент эшчәнлеге тәҗрибәсе белән алмашалар, үзара эшлекле элемтәләр урнаштыруга ярдәм итәләр. Килешүдә өстенлекле юнәлешләр буларак түбәндәге хезмәттәшлек төрләре  билгеләнгән: халыкны социаль яклау, фәнни-техник үсеш, мәдәни багланышларны һәм гражданнарның иҗтимагый берләшмәләре арасында элемтәләрне киңәйтү, әйләнә-тирә мохитне саклау һ. б.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading