Россиягә карата кертелгән санкцияләр шартларында Татарстан Хөкүмәте кече һәм урта бизнеска өстәмә ярдәм чаралары әзерләде.
— Җәмәгать оешмалары вәкилләре, эшкуарлар белән очрашудан соң, шулай ук алардан кергән мөрәҗәгатьләргә таянып, Татарстан Президенты тарафыннан кече һәм урта бизнеска ярдәм программасы расланды,- дип хәбәр итте республиканың икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
Ташламалы финанслау – иң популяр. Бу төр кредиттан социаль эчтәлекле эшчәнлек алып баручылар, чит илгә товар чыгаручылар, үзмәшгульләр, фермерлар һәм товар җитештерүчеләр теләп файдалана. Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка теләктәшлек фонды 7 микрофинанс программасы башлап җибәрә. Ташламалы нигездә өч ел срокка 5 миллион сумга кадәр кредит алсаң, ставка 0,1 проценттан 13,5 процентка кадәр тәшкил итә.
— Сәнәгать паркларында эшчәнлек алып баручыларга электр энергиясе чыгымнарының бер өлешен түләүгә субсидияләр бирү быел да гамәлдә. Муниципаль районнардагы сәнәгать паркларының инженерлык инфраструктурасы яхшыртылачак,-диде Рөстәм Сибгатуллин.
Татарстанның Эшкуарлыкка теләктәшлек фонды генераль директоры Айдар Салихов таныштырганча, “Импортка алмаш”, “Кабаттан финанслау”, “Теләктәшлек”, “Үзмәшгуль 2022”, “Сәнәгать паркы”, “Социаль эшкуарлык”, “Экспортны үстерү” төрләрендә ташламалы кредитлар алырга була.
— Республиканың ярдәм чаралары нигезендә бизнес вәкилләренә микрозаймның төп бурычын түләүдә 18 айга кадәрге срокка кичектереп тору хокукы бирелә,-диде Айдар Салихов.
Татарстанның төбәк Гарантия фонды генераль директоры Рөстәм Мөхәмәтшин әйткәнчә, республиканың ярдәм тупланмасындагы чараларның берсе-төбәк Гарантия фонды теләктәшлегендә комиссия бүләкләвен беренче 6 айда башкармау һәм 6 айдан соң да комиссия бүләкләвенең ставкасын 1 проценттан 0,5 процентка кадәр киметү. Комиссия “бүләкләве” (комиссионное вознаграждение) коммерция операцияләрен башкарудагы арадашчылык өчен түләү гамәле ул.
— 25 яшькә кадәрге эшкуарларга башлангычларын үстерү өчен грантлар бирелә. Эшкуарларга һәм үзмәшгульләргә Россия, шулай ук халыкара маркетплейсларга үзләренең товарларын куюда ярдәм ителә, өйрәнү курслары оештырыла,-диде Рөстәм Мөхәмәтшин.
Чит ил товарларына тиз арада алмаш булдыру-өстенлекле бурыч итеп билгеләнгән. Республика маркетинг үзәгендә “Импортка алмаш үзәге” (“Центр импортозамещения”) оештырылган.
Быел кече һәм урта бизнеска 4,5 миллиард сум ярдәм каралган.
Фото: https://www.tatar-inform.ru/
Комментарийлар