16+

Татарстан Президенты Казанның “халыкара казанына” ут төртте

Быелның 28-29 июльләрендә башкалада “Россия-Ислам дөньясы: KazanSummit 2021” XII нче халыкара икътисад саммиты уза. Казанга халыкара чарага Россия төбәкләреннән һәм тагын 60 илдән 2500 делегат килә. Россиянең кайбер төбәкләреннән губернаторлар, 32 илдән Тулы вәкаләтле илчеләр катнашуы гына да ни тора.

Татарстан Президенты Казанның “халыкара казанына” ут төртте

Быелның 28-29 июльләрендә башкалада “Россия-Ислам дөньясы: KazanSummit 2021” XII нче халыкара икътисад саммиты уза. Казанга халыкара чарага Россия төбәкләреннән һәм тагын 60 илдән 2500 делегат килә. Россиянең кайбер төбәкләреннән губернаторлар, 32 илдән Тулы вәкаләтле илчеләр катнашуы гына да ни тора.

— Узган ел коронавирус пандемиясе сәбәпле, саммит үткәрелмәгән иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Россия-Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме рәисе дә буларак, ислам илләренә эш сәфәрләре белән бара. Быелгы саммитны оештыруда республика Президентының башлангычы һәм теләктәшлеге зур,- диде Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә.

Казанга халыкара чарага Россия төбәкләреннән һәм тагын 60 илдән 2500 делегат килә. Россиянең кайбер төбәкләреннән губернаторлар, 32 илдән Тулы вәкаләтле илчеләр катнашуы гына да ни тора. Төркиядән генә дә сәүдә министры җитәкчелегендә 50 кешедән торган зур делегация көтелә. Россиянең икътисади үсеш министры Максим Решетников саммитны ача.

— Татарстан белән Төркиянең хезмәттәшлеге киң колачлы. Төрек компанияләре “Алабуга” үзгә икътисади зонасыннан тыш, Казанда, Чаллыда һәм Түбән Кама шәһәрләрендә дә эшчәнлек җәелдерде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны Төркия җитәкчеләре һәм эшкуарлары белән дуслык җепләре дә бәйли, -диде Талия Миңнуллина.

Саммитка шулай ук, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Иордания, Тунис, Кыргызстан, Абхазия, Бахрейн, Мисыр дәүләтләреннән киләләр. Талия Миңнуллина таныштырганча, саммитта 90 эшлекле чара оештырыла. Финанс, яшьләр дипломатиясе, спорт, креатив индустрия, эшкуарлык, инвестиция, экспорт, коронавирус шартларында медицина темаларына “түгәрәк өстәл”ләр була. Саммит кысаларында Россиянең һәм чит илләрнең Сәүдә-сәнәгать палаталары съезды һәм Машина төзелеше кластер форумы үткәрелә. Россиянең Тышкы эшләр министрлыгы тәкъдимендә, “Каспий клубы” утырышы үткәрелә, анда көньяк-төньяк транспорт элемтәсе турында сүз барачак. Ислам модасы күрсәтелә.

— Саммит барышында Татарстан 12 ел дәвамында күпсанлы хезмәттәшлек килешүләре кабул итте. Быелгы чарада Башкортстан, Мордовия һәм башка республикалар да шундый килешүләр кабул итәргә әзерләнә, - дип хәбәр итте Талия Миңнуллина.

“Казан Экспо” комплексында саммит көннәрендә Russia Halal Expo хәләл индустрия күргәзмә-сәүдәсе эшли. Әлеге күргәзмә-сәүдәгә бушлай шаттл-автобусларда барып була. Автобуслар “Казан Экспо”га “Корстон” кунакханәсе, “Җиңү проспекты” метро станциясе һәм Камал театры яныннан йөреп торачак. Медицина битлегеннән булу зарур.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading