16+

Татарстан прокуроры урынбасары Олег Даминов: «"Гөнаһларыгыз" җитәрлек»

Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе коллегиясе: тикшерү изоляторлары шыплап тулган. Ләкин якын арада тагын мең урынлык яңа бина төзи башлаячаклар.

Татарстан прокуроры урынбасары Олег Даминов: «"Гөнаһларыгыз" җитәрлек»

Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе коллегиясе: тикшерү изоляторлары шыплап тулган. Ләкин якын арада тагын мең урынлык яңа бина төзи башлаячаклар.

Казанда Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең йомгаклау коллегиясе узды.
"Сак астыннан качулар, массакүләм тәртипсезлекләр һәм башка шау-шу куптарган җинаятьләргә юл куелмады", - дип сүзен башлады Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Эдуард Хиалеев. Җитәкче белдерүенчә, учреждениеләрдә оператив хәл "катлаулы, әмма алар барысы да контрольдә".

Канун буенча тапшырылырга ярамаган әйберләрне колонияләргә кертү очраклары һәрдаим ачыкланыла. Бер ел эчендә мондый фактлар буенча 11 җинаять эше кузгатылган, 41 кеше тоткарланган, посылкалардан наркотиклар һәм 611 телефон алынган. Әмма Хиалеев сүзләренә караганда, мобиль телефоннар барыбер төрмәләргә эләгә, зонадан абонент номерларының 546 блоклау очрагы әнә шул хакта сөйли.

Гомумән алганда, хөкем ителгән кешеләрнең саны  2021 елда 146 кешегә кимегән. Әмма хафаланырлык саннар да бар! Татарстанда һәр өченче тоткын кеше үтерү яки авыр җинаять кылганы, тагын өчтән бере - наркотиклар өчен, 220 дән артык кеше – көчләү маддәсе буенча хөкем ителгән. 164 хөкем ителүченең психик тайпылышларга бәйле авырулары һәм түбән интеллекты булуы ачыкланган. 20 хөкем ителүче террорчылык һәм экстремистик маддәләр буенча утыра, шундый төрдәге җинаять буенча тагын 25 кеше хәзерге вакытта изоляторларда тотыла.

Бераз статистикага тукталсак, катгый режимлы төрмәләрдән гадәтиләренә 61 кеше, катгый шартлыларына - 370 кеше күчерелгән.
"Әгәр 2020 елда колония-җирлеккә 152 кеше күчерелгән булса, 2021 елда бу сан - 123 тәшкил иткән. Биредә, беренче чиратта, судларның элекке карарларны үз көчендә калдыруы белән бәйле, - диде Хиалеев, - Биредә һәр хөкем ителүчегә шәхси яктан карау өстенлек ала".
Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе  башлыгы сүзләренчә, шартлы рәвештә вакытыннан алда азат ителү буенча бары тик 320 кеше генә азат ителгән.
Шул ук вакытта идарә хезмәткәрләре үзләре дә гөнаһсыз түгел. Узган елда Хиалеев сүзләренчә, прокурор тикшерүләре буенча аларга 224 акт килгән. "Барыннан да бигрәк бу уңайдан ИК-5, ИК-8, ИК-10, СИЗО-2 аерылып тора", - дип белдерде ТР буенча УФСИН башлыгы. Бер ел эчендә дисциплинар җаваплылыкка 170тән артык хезмәткәр тартылган һәм кайберәүләр буенча хезмәт тикшерүләре әле дә дәвам итә.

"Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе ТР прокуратурасы белән берлектә тикшерү изоляторы режимында эшли торган ИК-3 бина базасында 120 урынлык бина проектын әзерләде", - дип игълан итте Хиалеев. Биредә, нигездә, судларда апелляцияләр карауны көтеп торучылар тотылачак дип аңлатты.

Әмма төп мәсьәлә - Казанда 1 мең урынлык яңа СИЗО төзү. Ул Казанның "Жилплощадка" районы янында барлыкка килергә тиеш. Дәүләт экспертизасының проект документациясенә уңай бәяләмәсе алынган инде һәм 2022 елда төзелешне башлау планлаштырыла. Дөрес, акча тәгаен бирелмәгән әле.
Татарстан прокуроры урынбасары Олег Даминов сүзен мактаудан башлаган иде дә, кискен генә тәнкыйтькә күчте.

— Шул ук вакытта кичектергесез хәл ителүне таләп итә торган кайбер җитди проблемалар да кала бирә, - диде ул сүзен дәвам итеп.
Даминов узган ел үз-үзенә кул салган УФСИН хезмәткәре өчен СИЗО-2не дә, хөкем ителгәннәрнең хезмәтен саклау буенча хокук бозулар өчен дә, колония хезмәткәрләренең спиртлы эчемлекләр җитештерү фактлары өчен дә катгый шелтә белдерде. Бер ел эчендә төрмәләрдә прокуратура 700 литр спиртлы эчемлекләр тапкан. Моңа өстәп наркотиклар, телефоннарны да кушсаң, УФСИН хезмәткәренең гөнаһлары шактый җыела. ИК-10, ИК-4 һәм КП-17 колонияләреннән дүрт качу очрагы һәм элеккеге хөкем ителгәннәр тарафыннан җинаятьләр үсеше өчен (алар арасында 3 үтерү, 3 авыр сәламәтлеккә зыян китерү, 54 яңа наркотикларда эләккән) дә прокурор Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгын нык кына кызартты.

Алда әйтелгән тәнкыйтькә карамастан, Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең эшен уңай бәяләде. «Эдуард Даниловичның докладыннан нәтиҗә ясарга була, узган елда эшнең төп юнәлешләре буенча уңай динамика сакланды», - дип бәяләде Рөстәм Нигъмәтуллин. Ул ҖҮФХИне хөкем ителгәннәрне төзәтү һәм аларны тормышның яңа тәртипләренә өйрәтү буенча казанышлары өчен мактады, республика алга таба да сезгә ярдәм итәчәк, дип ышандырды. Бу максат белән инде якын арада Россия ФСИН, РФ Юстиция министрлыгы һәм ТР хөкүмәте арасында яңа СИЗО төзү һәм төзәтү үзәкләрен киңәйтү мәсьәләләренә юнәлтелгән өч яклы килешү имзаланачак.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading