16+

 Татарстанда 1 июньнән коену сезоны ачыла

 Татарстанның кече күләмле көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә республикада 1 июньнән коену сезоны ачылуы турында хәбәр итте.

 Татарстанда 1 июньнән коену сезоны ачыла

 Татарстанның кече күләмле көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә республикада 1 июньнән коену сезоны ачылуы турында хәбәр итте.

Бу җәйдә сулыклар “моржлар” өчен генә булыр, ахры.

— Чит илләргә чыгу чикләүләре кертелү сәбәпле, бу җәйдә сулыкларда халык күп булыр, мөгаен. Шунлыктан, республика Хөкүмәте сулыкларда иминлек тәэмин итү чаралары күрә,-диде ул.

Узган ел республикада 48 пляж файдаланылган, быел аларның саны 61гә җиткереләчәк. Балаларның җәйге сәламәтләндерү лагерьларында 5 комлык бар.
— Балалар елгаларда су керми, моны Роспотребнадзор да тәкъдим итми. Автобусларда бассейннарга йөртү каралган. Татарстанда бассейннар җитәрлек,-диде Юрий Венедиктов.
Республикада быел 9 кеше суда батып үлгән инде, 27 кешене коткарганнар.

— Хәзер суның җылылыгы 9-10 градус кына. Коену шартлары өчен суның 19 градус, ә һаваның 20-25 градус җылы булуы зарур. Һава җылынган очракта да, сулыклар акрынрак җылына, шунлыктан, берәр атна сабыр итү кирәк. Сабырсызлану фаҗигагә китерә. Буа районында бер ир 1 майда Свияга елгасын йөзеп чыгарга уйлый, ләкин, салкын суда төпкә китә. Аның гәүдәсе 19 майда гына табылды,- дип кисәтте Юрий Венедиктов.

Казан комлыклары

 Татарстанның кече күләмле көймәләр буенча инспекциясенең Казан инспекторлык бүлеге җитәкчесе Денис Мокеев сулыкларда рөхсәт ителгән урыннарда гына коенырга киңәш итте. Казанда узган ел 22 кеше суга батып үлгән.
 Казанда рәсми пляжлар: “Комсомол”, “Локомотив”, Түбән Заречье, Глубокое күле, Зур Аккош күле.
 Казандагы сулыклардагы ял урыннары: Изумрудное күле, Кече Аккош күле, Җиңү паркындагы күл.
 
 Белгеч кисәтүе:

 - Сулыкларда таныш булмаган урыннарда су коенмагыз, суга баштүбән сикермәгез;
 - Сулыклар буена барсагыз, агачлардан һәм суүсемнәрдән ачык урында коеныгыз, елга төбен башта өлкәннәр тикшереп чыксын, суга беренче булып, балалар кермәсен;

 - Кечкенә балаларны үзләрен генә елга буена җибәрмәгез, су кергәннәрен өзлексез күзәтеп торыгыз;
 - Спиртлы эчемлек кулланганнан соң, суга кермәгез;
 - Суда беррәттән 20 минуттан да озаграк тормагыз, 3-4 минут ярда тәнәфес ясагыз. Суда озак тору тән температурасының төшүенә һәм көзән җыера башлауга китерәчәк;
 - Кояшта кызынып ятканнан соң, суга кинәт кермәгез;
 - Сулыкларда “батам!” дип ялганлап-шаярып кычкырмагыз. Чынлап бата башласагыз да, һаман ялганлый, дип кешеләр чакыруыгызга ышанмаска мөмкин;
 - Өлкән яшьтәгеләр текә яр буйларына якын килмәсен;
 - Елга һәм күлләргә ерак йөзеп кермәгез, кинәт хәл китү ихтимал. Мондый очракта, аркага ятып хәл алу кирәк;
 - Сулыкларда йөзгәндә шаярмагыз, саклык чараларына җаваплы булыгыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading