16+

"Коронавирус бетмәде, ковид белән авырып сырхауханәләргә эләгүчеләр бар..."

Татарстанга бу атнада Чечня делегациясе килә, дип хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар өчен үткәрелгән матбугат конференциясендә. Шулай ук ул хәвефле төркемгә кергән кешеләргә, ягъни өлкәннәргә битлектән йөрергә киңәш итте.

"Коронавирус бетмәде, ковид белән авырып сырхауханәләргә эләгүчеләр бар..."

Татарстанга бу атнада Чечня делегациясе килә, дип хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар өчен үткәрелгән матбугат конференциясендә. Шулай ук ул хәвефле төркемгә кергән кешеләргә, ягъни өлкәннәргә битлектән йөрергә киңәш итте.

— Чечня Республикасы делегациясе төбәк башкалалары үсешен өйрәнә. Алар Казанның торак-коммуналь хуҗалык, торак һәм инфраструктура төзелеше белән танышачак, шулай ук сәнәгать һәм икътисад мәсьәләләре белән дә кызыксыналар, - диде Лилия Галимова.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның май аенда Чечня Республикасына визит ясаганлыгын да искә төшерде ул. Шул вакытта ике республика арасында 2022-2024 елларга сәүдә-икътисади һәм мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек чаралары планына имзалар куелган.

Татарстанда күптән түгел Чечня мәдәнияты көннәре узды. “Шәһри Казан” хәбәрчесе соравына җавап биреп, Лилия Галимова: ”Чечен мәдәнияте көннәре республикада уңышлы узды. Татарстанның да Чечняда мәдәният көннәре оештыру планы бар. Чечня Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыров үзе дә Татарстан мәдәнияте көннәре үткәрергә тәкъдим ясады”, - диде.

 Республика сайтларына кибер һөҗүм ясалган

 Татарстанда 8 июньдә дәүләт органнары сайтлары эшендә тоткарлыклар күзәтелгән.
— Татарстанда дәүләт органнары сайтларына DDoS-һөҗүм яңалык түгел, - диде Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар соравына җавабында. - Кибер һөҗүмнәр элек тә күзәтелде, быел гына булган очрак түгел. Республикада гамәлдәге кибер иминлек системасы бу эшләрне контрольдә тота. 8 июньдә кайбер рәсми сайтларның эшләвендәге авырлык кибер иминлек белгечләре тарафыннан тиз арада бетерелде.

Өлкәннәргә битлектән йөрү хәерле

Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәвефле төркемгә кергән кешеләргә, ягъни өлкәннәргә битлектән йөрергә киңәш итте.
— Татарстанда битлек режимы гамәлдән чыгарылмады. Коронавирус белән авыручылар саны кимү сәбәпле, битлек режимы туктатып кына торылды. Хәвефле төркемгә кергән кешеләргә халык күп булган урыннарда битлектән йөрү хәерле. Игътибарны йомшартырга ярамый. Коронавирус бетмәде, ковид белән авырып сырхауханәләргә эләгүчеләр бар. Кагыйдә буларак, бу авыручылар хәвефле төркемнән, - диде Лилия Галимова.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading