16+

Татарстаннан чираттагы гуманитар ярдәмне Курск өлкәсенә җибәрделәр

Бүген Казаннан Курск өлкәсенә гуманитар ярдәм озаттылар. Аны «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге оештырган.

Татарстаннан чираттагы гуманитар ярдәмне Курск өлкәсенә җибәрделәр

Бүген Казаннан Курск өлкәсенә гуманитар ярдәм озаттылар. Аны «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге оештырган.

Сугыш хәрәкәтләреннән зыян күргән халык өчен кирәк-яраклар башкаладагы бер складта туплана.  Волонтерлар һәм гуманитар акциядә катнашучылар белән Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин аралашты.

«Партия активы, республика районнары, предприятиеләре, Татарстан халыклары Ассамблеясе инициативасы белән җыелган гуманитар йөк җибәрәбез, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. - Йөкнең авырлыгы 35 тонна, ике фурага – иң кирәкле әйберләр: азык-төлек, шикәр комы һәм ярмалар, эчә торган су төялгән. Партия активына, гуманитар ярдәм күрсәтүдә катнашкан, авыр тормыш хәлендә калганнарга ярдәм иткән барлык татарстанлыларга зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Ике ел дәвамында Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә даими рәвештә гуманитар ярдәм җибәрәбез, Курск өлкәсендәге зыян күргән халыкка да булышлык күрсәтәбез".

Махсус хәрби операция башланганнан алып ярдәм җыюда даими катнашкан «Газпром трансгаз Казан» җәмгыяте коллективы бу юлы Курск өлкәсенә 7 тонна гуманитар ярдәм: азык-төлек, урын кирәк-яраклары, шәхси гигиена чаралары җибәрә. Гуманитар колоннаны формалаштыруга «Бердәм Россия» нең Бөгелмә җирле бүлеге активистлары сизелерлек өлеш кертә, газель микроавтобусын тутырып кирәк-ярак җыялар. Биектау районы 10 тонна ярма тапшыра, буалылар 10 тонна шикәр комы һәм ярма җыйган. Апас районында яшәүчеләрдән Курск өлкәсенә 5 тонна ярдәм җибәрделәр. 

Татарстан халыклары Ассамблеясе 2 млн сумлык кием-салым сатып алган.  Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин әйтүенчә, милли-мәдәни берләшмәләр гуманитар ярдәм җыюда бик актив катнаша, балалар һәм өлкәннәр өчен киемнәр алып җибәрделәр. 
"Күпмилләтле Татарстан халкы исеменнән Курск өлкәсендә яшәүчеләргә кирәкле булган әйберләрне җибәрергә телибез, - дип сөйләде Ренат Вәлиуллин. – Планда алар өчен матраслар, шулай ук махсус операциядә катнашучылар өчен автомобильләр сатып алу. Без һәрвакыт дуслык, бердәмлек турында сөйлибез, һәм бу чыннан да мөһим, чөнки без - бердәм күпмилләтле гаилә, шунда безнең көчебез".


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading