16+

Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы таныштыра да, ә бәлки, кавыштырыр да

Татарстанның шәһәрләреннән һәм районнарыннан килгән эшкуарлар Сәүдә-сәнәгать палатасында “Бүгенге чынбарлык шартларында ил сәнәгатен үстерү” темасына фикер алыштылар.

Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы таныштыра да, ә бәлки, кавыштырыр да

Татарстанның шәһәрләреннән һәм районнарыннан килгән эшкуарлар Сәүдә-сәнәгать палатасында “Бүгенге чынбарлык шартларында ил сәнәгатен үстерү” темасына фикер алыштылар.

— Эш уңышлы барсын өчен таныш-белешләр, үзеңнең предприятиеңне күрсәтә белү дә кирәк,-диде сәламләү чыгышында Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе урынбасары Марат Ахматов.

Сәүдә-сәнәгать палатасының бүлек җитәкчесе Гүзәл Әмирханова чарада катнашучы эшкуарлар белән спид-дейтинг (speed dating) үткәрде. Инглиз телендә бу “тиз аралашу” дигән мәгънәне аңлата. Урындыкларга бер-берсенә карап тезелешеп утырган эшкуарлар үзенең каршындагы кеше белән тиз генә телефон саннарын яки “визиткаларын” алмашты. Эшкуарлар сәгать йөреше уңаена янәшә урындыкка күченде һәм үзенең каршындагы яңа кеше белән танышты. Залда тын гына утырган эшкуарлар АКШта популяр булган шушы “тиз танышу” уеныннан соң, җанланып киттеләр, әллә кайчангы дусларга әверелделәр. Белмәссең, кайсыларында мәхәббәт хисләре дә кабынуы ихтимал.  

Финанс учреждениеләре вәкилләре банк кредитлары алу тәртипләре белән таныштырды. 
 Пленар сессиядә Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Минуллина сөйләгәнчә, республикага Европа илләреннән инвестицияләр керү кимегән, ләкин Азия илләре, Кытай һәм Төркия компанияләре җанланган.

— Россиягә кайтартыла торган барлык төр товарларның 40 проценты Кытайдан. Илебездә эшчәнлеген туктаткан чит ил компанияләренең безнең базардагы урыннарын үзебезнең предприятеләргә алу шартлары туды. Бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска, товар җитештерүне арттырырга, импортка алмаш булдырып, ил базарына актив рәвештә чыгарга кирәк. Кадрлар чит илләргә күченеп китмәсен өчен аларга лаеклы түләү каралуы зарур,-диде Талия Минуллина. 
“Казан Экспо” генераль директорының беренче урынбасары Игорь Астафьев эшкуарларны үзләренең товарлары белән күргәзмәләрдә катнашырга чакырды. 
 Казанда 7-8 сентябрьләрдә “Ростки: Россия-Кытай” беренче халыкара икътисад форумы була. Талия Минуллина аңлатканча, “Ростки” кыскартылма сүзе Россия-Татарстан-Кытай атамаларын белдерә. Кытай провинцияләре безнең предприятиеләр белән хезмәттәшлек урнаштырырга тели. Әлеге форум безнең кече һәм урта предприятиеләр өчен олы мөмкинлек.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading