16+

Тәүге уенда беренче алканы Илсур Метшин кертте (+фотолар)

Казанда 4 февральдә башкала мәктәпләренең хоккей командалары арасында “Алтын алка” уеннарына старт бирелде.

Тәүге уенда беренче алканы Илсур Метшин кертте (+фотолар)

Казанда 4 февральдә башкала мәктәпләренең хоккей командалары арасында “Алтын алка” уеннарына старт бирелде.

Башкаланың Черек күл паркындагы хоккей мәйданында Казан мэры Илсур Метшин яшь спортчыларга җиңүләр теләде. Татарстан хоккей федерациясе вице-президенты Андрей Рябов: “Дөньяда футбол беренче дәрәҗәдә санала, ләкин бездә хоккей – беренче. Татарстан Президенты теләктәшлегендә республикабызда спорт корылмалары төзүгә һәм төзекләндерүгә әһәмият бирелә. Спорт белән шөгыльләнү мөмкинлекләре зур”, – дип балаларны спорт белән дус булырга чакырды.
Тәүге уенда хоккей мәйданына укучылар белән бергә Илсур Метшин, Андрей Рябов һәм шәһәр җитәкчеләре, спорт ветераннары да чыкты.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading