16+

“Титаник”та кебек музыка тыңлыйбыз, ял итәбез, ә айсберг безнең каршыбызда

Kazan Digital Week форумы кысаларында импортлы товарларны үзебездә җитештерелгәннәргә алыштыру проблемасы күтәрелде.

“Титаник”та кебек музыка тыңлыйбыз, ял итәбез, ә айсберг безнең каршыбызда

Kazan Digital Week форумы кысаларында импортлы товарларны үзебездә җитештерелгәннәргә алыштыру проблемасы күтәрелде.

Бу, беренче чиратта, һәркем куллана торган компьютерларның операцион системаларына да кагыла. 

Импортлы товарны алыштыру җиңел, тиз процесс түгел. Илкүләмендә үзебездә җитештергән оператив системага күчү дистәләгән елларга сузылырга мөмкин. Шуңа күрә Россия белгечләре ике илнең оператив системасын берләштерә торган дөньяда аналоглары булмаган катнаш челтәр уйлап тапканнар.  

– Әгәр оешмаларда товар җитештерү буенча программалар чит ил системасында язылса, үзебезнең системага күчү оешманы яңадан ачып җибәрүгә тиң. Гомер буе чит ил оператив системасын өйрәнгән кешегә дә, яңа системага күчү кыен була. Бу процессны тизләтер өчен без Linux һәм Windows системасы белән дә эшли ала торган “Альт” оператив системасын эшләдек. Аның эшчәнлеге һәркемгә таныш Windows системасына нигезләнә. Иң мөһиме – программа рус телендә, - дип сөйләде “Базальт СПО” компаниясенең клиентлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Сергей Перроте.
Kazan Digital Week 2024 форумында "Базальт СПО” компаниясе татар телендә оператив системаны да тәкъдим итте. 

Ни өчен Linuxка күчәргә?

Сергей Перотте сүзләренчә Windows оператив системалары камил һәм төгәлләнгән дип исәпләнсә,  Linux системасы әле дә камилләшә. Димәк, оешмалар компьютерларның оператив системасына үзенә кирәкле программалар өсти ала. Шулай ук үзебездә җитештерелгән оператив системага күчү – оешмаларда мәгълүматларны ныграк саклау мөмкинлеге бирә. 

– Дошманнар уйлап чыгарган системалар кире кайтмаячак. Иллюзияләрдә яшәргә кирәкми. Бу дөнья элеккеге кебек булмаячак. Чит ил ясаган оператив системаның куркынычсызлык саклау программаларына “ачкычлар” да чит илдә була. Дошманнар теләсә кайсы вакытта компьютерның операцион системасына үзгәреш кертә ала, шуңа күрә үзебездә ясалган товарны куллану мәгълүматны сакларга ярдәм итә. Дөрес, хәзер бу хакта беркем дә уйланмый. Без “Титаник”та кебек музыка тыңлыйбыз, ял итәбез, ә айсберг безнең каршыбызда гына бит, - диде Сергей Перотте. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading